Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Людмила Барсукова: “Керәшен йортына килен булып төшүче кыз тәре алъяпкычлары эләргә тиеш”

Гаилә корган һәр яшь пар, үзенә яңа йорт җиткереп кергәндә, иң беренче итеп тәре почмагы булдырган.

Тәре җапмасы, тәре алҗапкычы, тәре пәрдәсе, тәре бөркәве, тәре бистәре, тәре алды җаулыгы... Төрле як керәшеннәре тәре почмагын үзләренчә бизи, үзләренчә атый. Тик барысын да бер уртаклык берләштерә – тәре япмасының аскы зур өлешендә матур итеп, бизәкләп кач чигелә.

Зәй районының Әхмәт авылыннан Людмила Барсукова тәре алъяпкычы турында сөйләде:

— Һәр керәшен йортында тәре алды булырга тиеш. Без аны үзәбием шикелле тәре почмагы дип йөртәбез. Тәре почмагы өйнең теләсә кайсы почмагында түгел, өй эчендә ишегалдына карап торган почмакта булырга тиеш дия иде әби. Өйдә идән юа башлаганда да, иң беренче идәнне шул почмактан юа башлыйсы дип өйрәтте. Тәре почмагында тәреләр (икона), шәмнәр, үлеләр, тереләр язылган китап, ике Олы көн күкәе тора иде безнең, алар ел саен яңага алыштырылып тора иде. Бер ел торса да, алардан бер ят ис тә килми. Бу тәре алдының изге урын икәнен аңлата инде. Әни Олы көн алдыннан ел саен матур итеп төсле кәгазьләрдән чәчәкләр ясап куя иде. Казаннан беренче курста укыганда әнигә күп итеп төрле төстә шундый кәгазьләр алып кайтканым хәтердә, әй сөенгән иде шул чакта...

Элеккеге крестик белән чигелгән тәре алъяпкычлары иң дөресе дип укыганым бар, ә хәзер бик матур, күз явын алырлык төсләр белән чигелгән чәчәкле тәре алъяпкычлары башка төрлерәк.

Керәшен йортына килен булып төшүче кыз иң беренче эш итеп тәре алъяпкычлары чигәргә тиеш һәм килен булып төшкән көнне, аларны элә. Әбием әйтә иде, «тормыш барып чыкмыйча, аерылышырга туры килсә, килен кеше бар әйберләрен җыеп киткән очракта да, элгән тәре алъяпкычлары шунда кала», дип.

Өченче фотодагы тәре алъяпкычы Абрамова Юлия Павловналарда төшердем. Ул олы кызым кияүгә чыкканда безгә дә чигеп бирде, рәхмәт яусын.

Дүртенче фотодагы тәре алъяпкычын Туңылҗа авылына 90 яшьлек Анна Михайловна Тукмакованы котларга баргач сокланып, төшереп алган идем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев