Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Людмила Аланлы Григорий Родионовка багышлап шигырь язган

Карендәшебез, автор-башкаручы иҗат җимеше белән «Нефтьле туган ягым» шигърият конкурсында катнашкан.

Әлеге конкурс Лениногорск шәһәрендә узган, Республика көненә һәм нефтьчеләр бәйрәменә багышланган. Анда нефтьчеләр, туган як, якташлар турында үзләре иҗат иткән әсәрләр кабул ителгән.

Людмила Аланлы күренекле халык язучысы, авылдашы, остазы – Григорий Родионовка багышлап шигырь язган. Аңа конкурсның лауреаты исеме биргәннәр. 

Аның әлеге шигырен сезгә дә тәкъдим итәбез:

Туган җирдә иде илһам чишмәң

Авыл урамнарын иңләп үтәм -

Шагыйрь йөргән таныш эзләрдән;

Шул юллардан малай чагың үткән,

Синсез калган авыл үзгәргән.

 

Шагыйрь исеме балкып калыр гомергә -

Бу авылда, бу төбәктә, бу җирдә.

Һәр кешегә якын булдың, үз идең,

Шуңа күрә җырларың да гел телдә.

 

Авыл җаны кебек якты иҗат,

Ах, моңлы соң синең шигырьләрең!

Син тойгансың халкың күңеленнән

Нинди уйлар, хисләр түгелгәнен.

 

Җылы җанлы, моңлы шигырьләрең!

Туган җирдә иде илһам чишмәң.

Данлы нефть җире, нурлы Аланлыгың -

Хәтер исән, димәк, Сез дә исән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Булдыргансын Людмила, молодец!!!! Тагын да унышлар телим сина

    • аватар Без имени

      0

      0

      Талантливые люи тоже уходят в иной МИР,но память остается...