Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Любовь Павлова: “Милли тәрбия алмаган кешенең киләчәге юк”

Үрәсбашта балаларны халкыбызның милли йола – гадәтләре үрнәгендә тәрбияләү буенча семинар үткән.

Йола-гадәтләр аша яшь буынны тәрбияләү – иң киң кулланылган чараларның берсе. Бүген Кукмара районының Үрәсбаш авылы балалар бакчасында “Изге гореф-гадәтләр аша балалар бакчасы шартларында милли тәрбия бирү” дигән темага район күләмендәге семинар уздырылды. Семинарда районның мәгариф бүлеге митодисты Гөлнара Фәләхетдинова, авыл җирлеге башлыгы Василий Сафаров, барлык балалар бакчаларыннан килгән тәрбиячеләр катнашты.

“Милли тәрбия алмаган кешенең киләчәге юк. Һәр халыкның күп еллар буена тупланган үз йолалары, милли киемнәре, бәйрәмнәре бар. Безнең керәшен халкының  милли мирасы бик бай, без эшне шуңа таянып алып барабыз. Безнең бакчада балаларга күпьяклы белем һәм тәрбия бирү өчен уңай шартлар тудырылган. Балалар бакчага керү белән, милли бизәкләр, әкият геройлары, үз телбездә сөйләшүче бакча хезмәткәрләре белән очрашалар. Нәниләребезгә милли тәрбия бирү иң беренче әти-әниләрдән башлана, шуңа,  алар белән без тыгыз элемтәдә торып эшлибез. Бакчада  милли йолаларга, балалар язучылары иҗатына багышланган чаралар, бәйрәмнәр  үткәрелә. Халкыбыз уеннары уйнала. Ул чараларда әти-әниләр дә бик теләп катнаша, алар тамашачы булып кына  түгел, җырлыйлар, шигырьләр дә укыйлар, балалар белән уйныйлар. Мондый бәйрәмнәр балаларга милии тәрбия бирүдә бик булышалар, – диде бакча җитәкчесе Любовь Павлова.  – Семинар бакчабыз тәрбиячеләренең балалар белән үткәргән шөгыле-дәресе белән үрелеп барды”.

“Бүгенге дәрестә “Качману” бәйрәме йолаларына күбрәк игътибар бирергә булдык, йолаларын күрсәттек. Безгә бу эшебездә авылның түтиләре Нина Андреева, Лиза  Владимирова ярдәм иттеләр. Ә клуб мөдире Оксана Сафарова балаларга керәшен җыруларын җырлап күрсәтте”, – дип сөйләде тәрбияче Надежда Гаврилова.

 “Милли бәйрәмнәр оештырылганда, балалар белән  мондый чаралар үткәрелгәндә, йолалар онытылмас, киләчәк буын да, үткәнебезгә, олыларга ихтирамлырак булып үсәр”, – диде үз чыгышында район мәгариф методисты Гөлнара Шәүкәтовнва.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев