Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Любовь Павлова «Керәшенчә марафон»да әзерләгән язмаларын брошюра итеп чыгарган

Кукмара районының Үрәсбаш авылыннан Любовь Павлова «Керәшенчә марафон»да катнашып, 21 көн дәвамында кызыклы язмалар әзерләде.

Үзе әзерләгән язмаларны брошюра итеп ясап куйган ул. Андагы мәгълүматның киләчәктә үзенә, гаиләсенә – туганнарына, балалары белән оныкларына да, һичшиксез, кирәге чыгар, ди Любовь. 

– 21көнгә сузылачак “Керәшенчә марафон” игъланын күргәч, катнашып карарга кирәк, дигән теләк туды. Башта: “Һәр теманы ача алырмынмы?” – дигән курку да бар иде. Күз курка, кул эшли, дигәндәй, марафонны тиешенчә уза алдым. Шунысы мине сөендерде: һәр тема уйланган, үзеңне эзләнергә, казынырга мәҗбур итте.  "Керәшен әдәбе”, “Керәшен хатын-кызы”, “Керәшенлек”, “Киләчәк буын керәшеннәренә хат” темалары – гади темалар түгел иде! Марафонның һәр көненнән соң дусларның, хезмәттәшләрнең ВКонтактеда комментарийларын уку, алар биргән бәя минем өчен бик кадерле иде. Марафонда 40лап кеше катнашты, дидек. Аларның язмаларын укып, үзеңә бәя алырга да мөмкинлек булды. Шулай ук, бу марафон безне, керәшен халкын берләштерде. Һәркем минем фикергә өстәп, үз фикерен белдерде, үзенең нәсел җебен югалтмаска, гореф-гадәтләрен онытырга кирәк түгеллегенә тагын бер кат инанды. Үзем дә бик күп дуслар таптым, аралашып яшибез.
Марафон нәтиҗәсе итеп, үземнең язмаларымны туплап, фотосурәтләрне кертеп китапчык чыгардым. Бу китапчык минем өчен бик кадерле. Киләчәк буынга да хезмәт итәр дип уйлыйм.
Язмамның азагында “Туганайлар” газетасы коллективына, оештыру комитетына олы рәхмәтемне җиткерәм. Сез чынлап та керәшен дөньясын кузгаттыгыз, халыкны иҗатка тарттыгыз.
Менә шулай дус-тату, аралашып, бердәмләшеп яшик!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев