Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Любовь Павлова: гаиләм мирасы – 180 еллык камзул

Кукмара районының Үрәсбаш авылыннан Любовь Павлова «Керәшенчә марафон» кысаларында, иң кадерле гаилә мирасы – камзул турында сөйләде.

– Бездә рухи мирас белән бергә матди мәдәнияткә караган мирас та бар. Шуларның берсе – камзул. Мин үземдә саклана торган бу киемне бик кадерле мирас, дип саныйм. Чөнки аны әбием Мария (Марҗук) кына түгел, аның нәнәсе дә кигән. Камзулга - 180 ел. Әбием Марҗук бу киемне шулкадәр яратып киде ки, хәтта өстеннән дә төшермәде диярлек. Аны кайбер якларда җилен дип тә атыйлар. Әби исә камзул дия торган иде. Әбинең нәнәсе камзулны Тәңкә (Танкино) авылындагы базарга төшкәндә кия торган булган. Минем әби аны ашларга барганда кия, җылы, җил үткәрми дип әйтә торган иде. Кадерле кешем кигән әлеге өс киеме минем өчен бик якын һәм кадерле.

Балалар бакчасында сабыйлар белән төрле шөгыльләр уздырганда да 180 еллык тарихы булган камзулны файдаланабыз. Балалар да кызыксыналар, әниләре белән бергәләп өлгесен алып, курчакларына тегәләр.



Шулай ук камзулны керәшен халкының йолалары, гореф-гадәтләре, милли киемнәренә багышланган семинарларга да алып барам, бакчага килгән кунакларга да күрсәтәбез. Әлеге өс киеме минем мирас кына түгел, ә халкыбызның да мирасы дип уйлыйм.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев