Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Җәлил укулары”нда безнең карендәшебез беренче дәрәҗә лауреат исеме алды

Нина Елизарова-Сәлимуллина Халыкара әдәби конкурста катнашты

Алабуганың Үзәк китапханәсендә “Җәлил укулары” III Халыкара әдәби конкурсының муниципаль сайлап алу туры узды. Анда безнең карендәшебез Нина Елизарова-Сәлимуллина да катнашты.

Ул керәшен һәм татар телләрендә чыгыш ясап, беренче дәрәҗә лауреат исеме алды.

"Җәлил укулары” дигән конкурс турында мин әле күптән түгел генә белдем. Шигырьне 9 май алдыннан ук язган идем инде. Кызганыч, быел Бөек Җиңү бәйрәме халык белән үтмәде. Шуны күздә тотып, Җиңү көне алдыннан үз тарафымнан нәрсәдер эшлисе килде. Күршем Дарҗа әби турында шигырь иҗат иттем. Аңа быел 1 июльдә 100 яшь тулды. Дарҗа әби миңа бик якын, ул минем әтиемнең абыйсы – Захарның сөйгән кызы булган. Ә Захар абый үзе сугыш кырларында ятып калган, ә яратканы башка беркем белән йөрмәгән, кияүгә дә чыкмаган. Керәшен һәм татар телләрендә чыгыш ясыйм. Шигырьне язуга үзебезнең Мәдәният сараеның директоры Елена Олеговна этәрде, - дип сөйләде “Алабуга нурына” Алабуга Мәдәният сараеның татар халык театры режиссеры - Нина Елизарова- Сәлимуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев