Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Лидия Пронина: Беренче тапкыр такта алдында жавап бирүләр, каушап, белгәнеңне дә онытулар - барысы да истә

Укытучылар көне уңаеннан, газета укучыларыбыз күңелләренә уелып калган мәктәп еллары, беренче укытучылары турындагы истәлекләрен яңарты

Лидия Пронина, Питрәч районының керәшен оешмасы җитәкчесе:

Кайгы килгәндә дә, кеше бул, дип
Шул остазлар безне өйрәткән.
"Әнкәй" белән "Укытучы" сүзе,
Бергә саркып чыга йөрәктән.

Фәннүр Сафин


- Минем беренче укытучым - Александра Михайловна Павлова.1976 елның алтын көзендә беренче сыйныфка безне - 14 бөртек баланы - 11 кыз, 3 малайны мәктәп ишек алдында каршы алып, кулларыбыздан тотып тәүге мәртәбә класска алып кергән, белем серләрен үзләштерергә өйрәткән укытучым!

Александра Михайловна 1925 елнын 3 июлендә Питрәч районы Кибәч авылында күп балалы гаиләдә туган. 1946 елда педучилище тәмамлап туган авылыбызда башлангыч класс укытучысы булып эшли башлый. Аның тырыш хезмәтен бәяләп, 1978 елда - РСФСР Мәгариф министрының Почет грамотасы, 1980 елда Питрәч башкарма комитетының мәгариф бүлеге исеменнән Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Тыл ветераны, хезмэт ветераны дәрәҗәләренә ирешә.

Улы Николай Александрович та укытучы һөнәрен сайлап, районыбызда укытучы, мәктәп директоры, аннан куп еллар район мәгариф бүлегендә эшләде. Александра Михайловнанын килене дә Мария Константиновна физика укытучысы, укытучылар гаиләсеннән. Минем ике улыма да Питрәчнең беренче номерлы мәктәбендә физика фәненнән белем биргән, зур хөрмәткә лаек укытучы.
Минем үземнең мама да шушы Кибәч мәктәбендә 40 елдан артык башлангыч класслар укыткан кеше буларак, без гаилә дуслары да булып яшәдек авылда. Беренче укытучым Александра Михайловна мәктәпне бетергәнче уңышларыма сөенеп, киңәшләрен биреп тормыш юлында да күп еллар күзәтеп яшәде. Башлангыч класста укыганда язган дэфтәремне башка классларга да күрсәтеп "матур язу, дәфтәрне тота белү менә ничек була ул" дигән сүзләрен хәзер дә хәтерлим. Беренче тапкыр такта алдында жавап бирүләр, каушап, белгәненне дә онытулар, начар укыган укучыларны дәрестән соң алып калулар - барысы да истә.

Александра Михайловна 1991 елда арабыздан мәңгелеккә китеп барды. Папа белән мама каберенә кайткан вакытта һәрвакыт аның каберенә дә барып искә алам. Беренче укытучым минем күңелемдә һәрвакыт матур киенгән, яшь, көләч йөзле, туры сүзле, якты юл күрсәтүче үрнәк остазым булып калды. Мин аңа мең-мең рәхмәтлемен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев