Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Лидия Әхмәтова: “Дачамны сатсам, күлмәк тектерер идем”

Керәшен җегетләре, кызлары күбрәк килсә, тагын да яхшы булыр иде, – диде Лидия Алексеевна

“Бәрмәнчек” фольклор ансамблендәге күп кенә артистларның иҗат юлында беренче баскыч булган данлыклы “Сәлам” ансамбле Казандагы Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә эшен дәвам итәчәк. 2006 елда Казан дәүләт педагогика университеты каршында студентлар ансамбле буларак ачылган ансамбльне Лидия һәм Рөстәм Әхмәтовлар оештырып җибәргән иде. Ансамбль “Җиде йолдыз” халыкара телевизион музыкаль фестивалендә, 2010 елда Төркиядәге Анкара шәһәрендә үткәрелгән фольклор ансамбльләрнең халыкара фестиваль ­бәйгесендә катнашты. “Сәлам” ансамбле “Татар моңы” халыкара телевизион конкурсында лауреат булды. 2013 елда Чувашиядә уздырылган халыкара традицион төрки дөнья мәдәнияте фестивалендә лауреат исемен яулады. 2013 елга кадәр “Питрау” республика керәшен культурасы фестивальләренә ямь өстәде. “Сәлам” ансамбле катнашында, керәшеннәргә багышланган, “Кәтүк түти”, “Урсам ураклары” кебек биш фильм-­концерт төшерелде.

– Дөнья күләмендә уздырылган Универсиада һәм футбол буенча дөнья чемпионатлары барышында, керәшен күлмәкләре киеп, чит ил кунакларын җырлар белән каршыладык.  Кайбыч, Питрәч, Мамадыш, Кукмара районнарына экспедицияләргә йөреп, яңа җырлар таптык, шуларны яздырып, тамашачыга чыгардык. “Ай Биби”, “Май җыры”, “Рекрут җыры”, “Корбаш көе”, “Кунаклар җыры” кебек уникаль җырлар ансамбль репертуарына озак эзләнүләрдән соң кереп китте. Шул күңелле чакларны сагынабыз дип, “Сәлам” кызлары, егетләре әле дә шалтырата, –  дип сөйләде бүгенге көндә Татар дәүләт филармониясенең джаз оркестры җитәкчесе Лидия Әхмәтова. 

“Хәзер ансамбльне җыю нияте белән йөрим. Күлмәкләр дә искерде, яңартырга кирәк. Казан янындагы Зәңгәр күлгә якын дачамны сатып, шул акчага ансамбльгә яңа күлмәкләр тектерер идем”, – дип әйтүче Лидия Алексеевна ансамбльгә костюмнарны элек тә үз акчасына алуын искәртеп үтте. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә унлап кеше төркемгә килергә әзер. Аларның күбесе – керәшеннәр. “Керәшен җегетләре, кызлары күбрәк килсә, тагын да яхшы булыр иде”, – ди оештыручы. Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, профессор, танылган җырчыларның остазы, күп кенә конкурсларның жюри члены, Филармония концертлар залында үтә торган тамашаларның режиссеры, дәрәҗәле бәйгеләр оештырган, джаз-оркестры белән Испания, Франция, Америка кебек илләрдә чыгыш ясаган Лидия Алексеевна Әхмәтова 2020 елда иҗатына 30 ел тулуны юбилей концерты белән билгеләп узарга җыенган иде. Коронавируска бәйле ситуация шартларында, ул апрель аеннан октябрьгә күчерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев