Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Лидия Әхмәтовага Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмәт өчен" медале тапшырылды

Кичә, 17 октябрь көнне, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, профессор Лидия Әхмәтованың юбилей концерты узды.

Танылган җырчы, педагог, Татарстан джаз оркестры директоры Лидия Әхмәтовага сәхнәгә менеп беренче чәчәкләрне хезмәттәше - Татарстан Республикасы Халык уен кораллары оркестры җитәкчесе Анатолий Шутиков тапшырды. Ә кайчандыр бергә эшләгән хезмәттәше - Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Лидия Әхмәтовага Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмәт өчен" медален тапшырды һәм алга таба да матур тавышын югалтмыйча халкыбызны сөендереп яшәвен теләде. Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, профессор Айдар Фәйзрахманов Лидия Әхмәтованы беренче тапкыр Камал театры сәхнәсенә концертка алып чыккан чакларын искә төшерде, аның иҗат юлындагы һәм карьера уңышларын искәртеп үтте.

Юбилей котлауларын Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин дәвам итте: "Лидия Әхмәтова Себердә туса да, ул - безнеке. Районыбызның беренче горурлыгы Галия Кайбицкая булса, икенчесе - Лидия Әхмәтова", - диде ул. Альберт Рәхмәтуллин Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов исеменнән дә Мактау грамотасы тапшырды.

Кайбыч районы котлауларына Мамадыш районы Мәдәният бүлеге мөдире Степан Спиридонов кушылды. Ул Лидия Әхмәтованы үз районы җырчысы дип санауларын әйтте.

Республиканың Керәшен иҗтимагый оешмасы исеменнән "Туганайлар" газетасы баш редакторы Людмила Белоусова котлады.

Лидия Әхмәтова юбилей концертында туксанынчы елларда үзен таныткан "Алтын балык" җырын, үзе көен язган "Яратып туялмадым" җырын тәкъдим итте.

Программа татар һәм рус җырлары, джаз музыкасы, дөнья халыклары биюләре белән үрелеп барды. Коцертта Халыкара конкурслар лауреатлары Илгиз Шәйхразиев, Дилия Әхмәтшина, Рөстәм Насыйбуллин, Эльнар Сабирҗанов, Эдуард Данилов, "Бәрмәнчек" Дәүләт керәшен фольклор ансамбле, "Сәлам" фольклор ансамбле һәм башкалар катнашты. Махсус кунаклар - "Голос" телевизион проекты финалчысы Мари Карне һәм Зоряна Фәрхетдинова (Мәскәү шәһәре) килгән иде.

Рузилә Мөхәммәтова, "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев