Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Лидия Чеботарёва: "Афанаста балалар ансамбле оештырдым"

Түбән Кама районыннан "Серле мәләнчек" ансамбле җитәкчесе Лидия Чеботарёва 2019 елдагы уңышлары һәм яңа елны нинди уй-хыяллар белән каршы алуы турында сөйләде

Лидия Чеботарёва, “Серле мәләнчек” ансамбле җитәкчесе, Түбән Кама районы:

–  Ел безнең өчен вакыйгаларга бай булды. Шуларның иң зурысы – Менделеевск районының Иске Гришкино авылында уздырылган беренче төбәк- ара керәшен мәдәнияте фестивалендә Гран-прига лаек булуыбыз. 

Бу җәйдә Келәтле авылындагы Питрау җыенын, театральләштерелгән тамаша белән, безнең ансамбль башлап җибәрде. Әти-әниләр заманындагы печәнгә төшү күренешен күрсәттек, шул чор җырулары, биюләре белән. “Серле мәләнчек” ансамбле өчен сәхнә киеме үрнәге итеп, үзебезнең Келәтле  керәшеннәре, ягъни әби-бабайлар нәрсә кигән, шуларны сайладык.  Репертуарга килгәндә, Келәтленең борынгы җыруларын башкарабыз. Без белгәне генә дә инде өченче буын шуларны җырлый.  Без,  ансамбльдәгеләр, җидебез дә туганнар.

Келәтле белән беррәттән, тирә-як керәшен авыллары көйләрен дә репертуарга кертергә ниятлибез. Үзебез белгәннәр балаларга да, оныкларга да калсын, дип тырышам. Шуңа да, төрле милләт балаларын җыеп, үзем яши торган Афанас авылы мәдәният йортында керәшен ансамбле оештырдым. Ул ун бала арасында татарлар да бар. Аларның барысы өчен  дә сәхнә киемнәрен әтиәни ләре үзләре тектерде. Әле ансамбльгә исем дә сайламадык, үзләрен яратып, “кечкенә мәләнчекләр” дип йөртәм. Шуларны халык каршына, сәхнәгә алып чыгарлык итеп әзерлисебез бар. Керәшен җырулары үзенчәлекләрен һәм гадәтләребезне үзебез сакламасак, кем саклар соң?!

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Булдырасын молодец,ходай бабай монны сина ботен килэчэк буынгада житкерерлек итеп биргэн. Исэн сау бул,килэчэктэ унышлар.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Тырышабыз,без булмасак кем?

      • аватар Без имени

        0

        0

        Молодцы!!! Унышлар сезгэ!!! ?

        • аватар Без имени

          0

          0

          Молодцы!!! ? Унышлар сезгэ!!! ?