Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Лидия Пасыева: «Булдырдың, Фазылҗаныкаем!»

Мамадыш районының Усали мәктәбе укытучысы Лидия Пасыева «Микулай» моноспектаклен караганнан соң, үзенең уй-кичерешләре турында сөйләде.

27 март – Халыкара театр көне. Ә бит театр халыклар арасында дуслыкны арттыра, берләштерә, рухи яктан баета, йола-гадәтләргә һәм телгә карата мәхәббәт уята. Сәнгатьнең шушы өлкәсендә кайнаган карендәшләребезне чын күңелдән котлап, илһам чишмәләре саекмавын теләп калабыз. 

Карендәшебез Лидия Пасыеваның "Микулай" спектаклен караганнан соң, уртаклашкан уй-хисләрен дә шушы язмада бирәбез.

"Ниһаять, мин дә җитешеп, "Микулай"ны карау бәхетенә ирештем... Икенче көн инде Сарсаз Күлдән "кайтып җитә алмыйм" әле.

Әсәрдәге авыл проблемасы – биредә сурәтләнгән вакыйгалар 30-40 елдан соң безгә дә килеп җитәчәк. Әйе, "авыл яшьләре" – без – 50-60 яшьлек кешеләр булгач, шулай булмый хәле дә юк.

Ә спектакльнең эчтәлеге тирән: анда үзебезнең гореф-гадәтләр дә, йолалар да, дин-иман; аерым кеше язмышында – авыл, тулы бер халык язмышы да ачылган. Мин әле экологик проблемаларны да тойдым. Сәгать тә кырык минут буе бер Микулайны тыңлап утырып, вакыт үткәнен сизми дә калганмын. Кариев театры кызларының хорын тыңлап та хозурландым. Булдырдылар ичмасам!

Ә Микулай... Татарстанның атказанган артисты Олег Фазылҗанов кебек, образның җанын, күңел халәтен, йөрәк сызлануын, хәтта керәшенчә сөйләмен ача алучы бүтән булыр микән, дип утырдым (башкаларны күргән юк бит әле). Аннары җырлый белмәгән, гармун тотып карамаган керәшен юк бит ул. Нәкъ актерның үзе кебек! Молодец, Олег! Режиссёр Ренат Әюповка да мактаудан башка сүз юк. Мансур Гыйләҗевның "Микулай" әсәрен оригиналда укып чыгу теләге белән кайттым.

(Фото: Культура РФ)

Моноспектакль артист өчен без күз алдына да китерә алмый торган бик зур хезмәт. Аңа Ходай саулык, идеаль хәтер, тел ачкычлары, көчле энергия бирсен! Әле минем кебек бу спектакльне карамый калучылар бардыр. Күрми калырга ярамый моны. Көчемнән килсә, район сәхнәләренә китертер идем.
Ә төп һәм бердәнбер рольне башкаручыга: "Булдырдың, Фазылҗаныкаем!" – дип әйтәм".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев