Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Лидия Иванова: «Мария түтиемнең бер гасырлык эскәтере – якты истәлек»

Зәй районының Түбән Биш авылында туып, хәзерге вакытта Яр Чаллы шәһәрендә гомер итүче Лидия Иванова балачак хатирәләре белән бүлеште.

Олы көнгә дип өйләр матур итеп чистартылды, юылды. Бүген ураза тотучылар авыз ача. Гаиләләрдә моның өчен мул ризыклы табын әзерләнә. Йола буенча бәйрәм куличы һәм буялган күкәйләр аруландырыла.

Лидия Иванова да берничә көн алдан ук  Олы көнгә әзерлек алып барды.

«Өстәлемә эскәтер җәйим дип тотынган идем, күз алдыма балачагым, яшьлек елларым килә. Ни өчен дисезме? Чөнки, кулымдагы шакмаклы эскәтергә инде 100 ел булып бара. Бик кадерләп саклагангадыр, ул әле өр-яңа кебек. Аңа ниндидер серләр яшерелгән диярсең, кулга алу белән, җанга рәхәт була, күңелләр тулып китә, хатирәләр яңара...

Әлеге эскәтерне 1930 елларда минем Мария түтием үзенә бирнә итеп суккан булган.

1909 елны дөньяга килгән Мария түти тормышның авырлыкларын күп күрсә дә, үзенең соклангыч, җитеннән суккан кул эшен бик кадерләп саклаган һәм мирас итеп безгә калдырган.  Бирнә итеп әзерләнгән булса да, Мария түтигә үз парын табып, тормышка чыгу насыйп булмаган. Сугыш башлануга, бабай белән кызы Мария, аның өчәү алар (мин белгәне) авыл хатын-кызлары белән вербоваться ителеп, Иркутск ягына урман кисәргә чыгып киткәннәр. 1946 елда яңадан туган якка кайтканнар. “Иркутскида чакта, Василий дигән бер егет, кияүгә алырга килгән иде, әти рөхсәт итмәде” дип, гомере буе бабайга үпкәләп, елап сөйләде ул. Алар туган якка кайтканда ир затлары сирәк калган була шул. Мария түтинең туган авылы Кабан Бастрыктан 132 кеше кире кайта алмады, без яшәгән Түбән Биштән 118 кеше китеп, 100 кеше хәбәрсез югалучылар, һәлак булучылар исемлегендә.

Мария түти парсыз картайды. Безгә әби назын биреп, (без 5 бала мәктәп тәмамлап чыгып киткәнче) безнең белән гомер итте. Бик ярата идек аны. Бездән башка аны кем искә алсын, еш искә төшерәбез, сагынабыз түтине.

Әни, әбинең исеме “булмаган” кебек, Мария апа да безгә "исемсез" түти генә иде. Ул гел яныбызда, аның күзе дә, күңеле дә, уе да гел синдә. Ул әби, дус, иптәш, киңәшче hәм фәрештә! Тыныч кына "элгәрегеләр, изгеләр" турында, экрен-сеңдерешле сөйләүләре онытылмый. Җылы йомшак кочагы хәзер дә хәтердә...

Түти безне кул эшенә, чисталыкка өйрәтүче. Ул өйдә пөхтәлек өчен “көрәштә”, бәрәңге эшкәртү, ишек алды, бакча эшләрендә – "бригадир". Мәктәптән кайтуга түтинең мичтә олы казанда пешкән тәмле ашлары: беркөн борчак белән, аннан токмач яисә, умач итеп, сирәк кенә булса да, сало сыздырып арпадан пешкән кыр ашы исләре капкадан кергәндә үк борынны кытыклый башлый иде. Барыбызга да ягымлы иде (үз балалары итеп күрде).

 Малайларны аеруча яратты, олысын үз түшәгендә йоклата,

кечесенә мамалардан яшереп кенэә өстәмә тәмнүшкәләр белән сыйлый иде.

Сирәк тотыла торган запас яңа түшәге бар иде, ул аны саклап тота иде, алда ниндидер якты өметләре булган күрәсең...

Үзе бакый булгач, ташламадым мин ул түшәкне... Кышкы бик суык төннәрдә шушы түшәккә чумып түти кочагында йоклагандай булам хәзер дә”, – дип сөйләде Лидия Ивановна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев