Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Лидия Әхмәтова концерты турында: «Кичәгә килгән тамашачыларны, әйтерсең лә, алмаштырып куйдылар»

Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче шагыйрә, популяр җырлар сүзләренең авторы Лидия Әхмәтова концертында булып кайтканнан соң, фикерләре һәм хис-кичерешләре белән уртаклаша.

4 февраль көнне башкалабыз Казанның Габдулла Тукай исемендәге Татар Дәүләт Филармониясендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, профессор Лидия Әхмәтованың Юбилей кичәсе булып узды.

Без – тамашачылар кич буе хозурланып, Лидия Әхмәтова иҗат иткән җырларны тыңладык. Татар җыр дөньясына кыю адымнар белән атлап кереп баручы джаз юнәлешендә иҗат ителгән әлеге әсәрләрне тыңлаганда күңел кылларына кадәр бии. Һәрбер әсәр Татарстан Республикасы Филармония Джаз-оркестрына кушылып башкарылды. Әлеге оркестрның сәнгать җитәкчесе, искиткеч талантлы виртуоз саксофонист-дирижёр, Татарстан Республикасының атказанган артисты - Сергей Васильев җитәкчелек итә. Чит илләрдә башлангыч алган әлеге югары сәнгать - джаз юнәлешендә республикабызда соңгы елларда зур эш башкарыла. Моның чишмә башында - зур шәхес, татар, шулай ук сөекле халкы – керәшеннәрнең сәнгатен үстерүгә әйтеп бетергесез зур өлеш керткән, яраткан җырчыбыз Лидия Әхмәтова. Аның зур иҗади эшләренең берсе - 2021 елда җыр-моң сәнгатенә, киләчәк буыннарга мирас булып калырлык “Джазлы Казан” исемле, ноталы 41 җыр тупланган китап. Бу басма-китап музыка-сәнгать уку йортлары өчен дә менә дигән дәреслек.

Үзенең яңа музыка юнәлешенә атлаган беренче адымнары турында бер очрашуыбызда ул миңа менә нәрсәләр сөйләде:

- Виктор Деринг җитәкчелегендәге джаз оркестрында эшли башлагач, мин яңа дөньяга эләккәндәй булдым. Бернигә дә охшамаган джаз музыкасы дөньясы иде ул. Джазның африкоамерикалыларның хезмәт һәм культ җырлары нигезендә фоормалашуын, аның тирән тамырлары белән Африка кабиләләренең борынга мәдәниятенә тоташучы халык иҗаты җимеше булуын белгәч, мин бу гүзәл музыка белән тагын да күбрәк кызыксына башладым. Аның асылында, күңел төпкеләреннән ургылып чыккан теләсә кайсы чын халыкчан моңдагыча, пакълек һәм игелек, гасырлар авазы һәм кешенең иң нечкә хисләре чагылышын күреп таң калдым. Африкоамерикалыларның халык җырлары, блюз, спиричуэлс күңелемә якын һәм күптән таныш көйләр булып ишетелде. Бу гаҗәеп хисләрне сүз белән аңлатуы да кыен. Татарстаныбызга үтеп кергән джаз тарихы 1947 нче елга барып тоташа. Ул чорда Шанхайдан Казанга легендар джазмен, композитор һәм дирижёр Олег Лундстрем кайта һәм зур иҗат эшенә алына. Бу даһи музыкантның татар музыкасын джаз канвасына салу буенча уникаль тәҗрибәсе зур фәнни ачышка тиң. Алай гына да түгел, аның татар моңнарының кабатланмас үзенчәлеген, стилистикасын һәм ритм байлыгын саклап иҗат иткән үлемсез әсәрләрендә халык көйләренең милли бизәкләре, бормалары бар гүзәлеге белән сакланган, - диде ул, әлеге җыр юнәлешенең тарихына тукталып.

Әйе, бу джаз бәйрәменә барып мин дә үземә зур ачыш ясап, әйтеп бетергесез күңел байлыгы туплап кайттым. Лидия Әхмәтованың һәрбер чыгышын тамашачы йотлыгып тыңлады, чәчкәләргә күмде. Туган ягы – Кайбыч районыннан килгән делегация якташлары, бөек җырчы Лидия Әхмәтова белән чиксез горурланулары турында сөйләп аңа бүләкләр тапшырды. Бу урында Лидия ханым үзенең туган ягына багышланган җырын бүләк итте. Тормыш иптәше Рөстәм Әхмәтовка багышланган җырында иң сөекле кешеләргә генә әйтелә торган җылылык моң белән кушылып безне сөю күкләренә күтәрде. Ул арада сәхнәгә бер кочак чәчкәләр күтәреп Рөстәм әфәнде сөеклесен котларга үзе дә чыкты. Бу парлар арасында булган әйтеп бетергесез җылы хис бөтен тамашачының күңелен җылытты. Әлеге кичәгә үзләренең алыштыргысыз укытучыларын котларга, аның алдында имтихан тотарга күп укучылары, танылган эстрада йолдызлары да килгән иде. Джаз юнәлешендә җырларны югары дәрәҗәдә башкаручы яшь җырчыларның күп булуы да күңелдә горурлык хисе уятты. Сәнгать бер урында гына торырга тиеш түгел, ул күпькырлы һәм һәрвакыт үсештә булырга тиеш. Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимулина, татар эстардасының якты йолдызлары – Алинә һәм Азат Кәримовлар тамашачы алдында гел яңа образда, яңа яктан ачылды. Дәртле джаз музыкасы беркемне дә битараф калдырмады. Яшь җырчылар Илгиз Шәйхразиев, Эльвина Туйгульдина дуэтын һәм аерым чыгышларын тамашачы көчле алкышларгы күмде.

Бу матур кичәдә катнашуым һәм Лидия ханым белән иҗат иткән уртак җырларыбызның премьераларын ишетүем белән чиксез бәхетле идем мин. Беренче бүлекне тәмамалаган “Туган җирем – Татарстан” җырын искиткеч югары дәрәҗәдә башкарган Габдулла Тукай исемендәге Татар Дәүләт Филармония солисткасы Гөлнара Байназарова туган җиремә булган мәхәббәтем салынган бу җырны кошлар биеклегенә күтәреп күңел кылларымны тибрәтте.

Бер кичәдә Лидия ханым белән иҗат иткән өч җырым яңгырады. Аның берсе “Джазлы Казан” җыры. Китапның исеме дә шушы җыр белән аталуы күңелемдәге горурлык хисен тагын да арттырды. Ә җырга килгәндә ул канатсызларга да канат куя, биии белмәгәннең дә күңел кылларын биетә торган әсәр булып туган. Аны яшь җырчы Аделя Музаффарова искиткеч зур осталык белән башкарды. Кичәне дә безнең уртак иҗат җимешебез – “Без җырлыйбыз джаз” җыры йомгаклады. Сәхнәгә барлык артистлар чыгып әлеге җырны башкарганда бөтен зал аягүрә басты. Бу алкышлар, әлбәттә, инде татар җыр сәнгатенең йөзек кашы, яраткан җырчыбыз, бик күп шәкертләргә тормыш юлламасы биргән, бик күп талантлы шәхесләр үстергән остаз, мөгәллимә, профессор, шул ук вакытта гади керәшен кызы, сөекле тормыш иптәше, яраткан әни, оныкларына өзелеп торган әбекәй, еллага баш бирмичә бүген дә кызлар кебек сөйкемле ханым – Лидия Алексей кызы Әхмәтовага иде.

Кичәгә килгән тамашачыларны, әйтерсең лә, алмаштырып куйдылар. Бу сәнгатнең көчен үзем дә җаным-тәнем белән тойдым. Шуңа да күңелемә җылы хисләр оялаганда аларны ак кәгазьгә төшереп калырга ашыктым. Рәхмәт Сезгә, Лидия ханым, булганыгыз, татар мәдәнияте, җыр сәнгате сагында уяу торганыгыз, армый-талмый халкыбызга хезмәт иткәнегез өчен. Чын мәгънәсендә Джаз бәйрәме булды әлеге матур, җырлы-моңлы кичәгез!

Рәзинә Сәетгәрәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев