Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Лидия Әхмәтова: «Балаларга мәлки керәшеннәренең уникаль мәдәни материалларын күрсәтәсе килә»

Лидия Әхмәтова туган ягына зур максатлар белән кайта.

24 январьдә Кайбыч районының үзәк мәдәният йорты һәм Мәлки авылында Россиянең – атказанган, Татарстанның халык артисты Лидия Әхмәтованың ике сәгатьлек концерт программасы узачак.

2023 ел – республикабызда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде. Иҗат юлымның күп өлешен нәкъ менә туган ягымның милли мирасын туплау, аны яшь буынга тапшыру белән бәйләдем. Шуңа күрә, әйтер сүзләрем дә, җырлар җырларыбыз да күп. Кайбычтагы концертларга күбрәк мәктәп балаларын чакырдык. Аларга керәшен халкының, аеруча, безнең мәлки керәшеннәренең уникаль материалларын күрсәтәсе килә. Әлбәттә, автор җарларым да булачак. Сәхнәдә күбесенчә шәкертләрем һәм студентларым чыгыш ясар. Аннан бергәләп, фикер алышырбыз, – дип сөйләде җырчы үзе.

Концерт программасында Кайбыч музыка мәктәбе укучылары да катнашачак. Аннан тыш, районнан чыккан башка танылган җырчыларны да ишетеп булачак.

Фото: Л.Әхмәтованың шәхси архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев