Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Лицейда укучылар керәшен культурасы белән дә танышты

Халыклар дуслыгы йортында алар “Туганнарның ачык җөзләре”н дә күрделәр.

Январь азагында Түбән Каманың 35нче лицее укучылары шәһәрдәге Халыклар дуслыгы йортына экскурсиягә килеп, “Мәдәниятнең бәяләп бетергесез хәзинәләре” белән таныштылар. Биредә укучыларга күп милләтле Түбән Камада яшәүче халыкларның традицияләре һәм йолалары турында сөйләделәр.

Җирле керәшеннәрнең бай мирасы тупланган “Туганнарның ачык җөзләре” күргәзмә-экспозициясе дә укучыларда зур кызыксыну уятты. Бу күргәзмә мәдәни инициативаларның Президент фонды гранты кысаларындагы махсус проектны тормышка ашыру максатыннан оештырылган иде.  Җирле керәшен оешмасы председателе урынбасары Эльмира Гыйльметдинова балаларга керәшен милли киемнәрен күрсәтте. Аның керәшен баш киеме белән таныштыруы үзенчәлекле мастер-класска әйләнде. Элек хатын-кызлар баш киемендәге аерма, аның ничә өлештән торганын сөйли-сөйли, мәләнчек, чигәчә, сүрәкә һәм түгәрәк яулыкны күрсәтте. Арадан бер кызны чакырып, аларны кию тәртибен дә бәйнә-бәйнә аңлатты. Шулай ук,  керәшен бәйрәмнәре белән дә таныштырып үтте. Заманында Түбән Кама төзелешенә үз урыннарын биреп, үзләре җир йөзеннән югалган Чәбия һәм хәзер шәһәр урамы буларак кына сакланып калган Актүбә авыллары, андагы керәшеннәрнең көндәлек тормышлары, йорт кирәк-яраклары турында да бик күп нәрсәләр белделәр укучылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев