Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әлфия Афзалова - һәрбер гаиләнең якын туганы

Бу араларда республикабызда Әлфия Афзалованы искә алу чаралары бара. Минем дә бу шәхес белән бәйле кайбер истәлекләрем бар...

Әлфия Афзалова, һәрбер гаиләнең якын туганына әйләнгән кеше ул. Мин бала вакытта безнең өйдә гел Әлфия Афзалова, я Илһам Шакиров пластинкалары уйный иде. Мин дә кечкенәдән алар җырына кушылып җырлыйм, бик күп җырларын яттан белә идем. Әти-әнием укытучылар, үзешчән сәнгатьтә катнашалар. Әтием Семён Иванович баянда уйный, әнием Роза Григорьевна матур җырлый, Әлфия Афзалова репертуарындагы бөтен җырны да җырлап чыктылар дисәм дә ялгыш булмас. Әти мәктәптә музыка укытты, шулай ук балалар бакчасында да җыр дәресләре алып барды. Әнине мактаулы татар теле укытучысы итеп искә алалар. Хәзер авыл халкының хөрмәтле хезмәт ветераннары.
Әлфия Афзалованы шәхсән белмәсәм дә, язарлык истәлекләр миндә дә бар. Минем балалар бакчасында йөргән чагым. Көндезге йокы вакыты. "Кызым, кызым, уян әле, әйдә киенәбез", - дип әтинең аптырашка калдырганы истә. Уяулы-йокылы күзләремә карап, башка балаларны уятмаска тырышып, шыпырт кына: "Кызым, клубка Әлфия Афзалова килгән, әйдә концертка", - ди бу. И ничек шатланганымны белсәгез! Миңа ничә яшь булгандыр, ләкин бүгенгедәй хәтерлим шул мизгелләрне. Концерт бара, шундый кызык, тавышы нәкъ пластинкадагы кебек, ә каршыда теп-тере Әлфия Афзалова үзе җырлый! Ул вакытта телевизорлар да санаулы кешеләрдә генә, юньләп күрсәтми дә. Әлфия Афзалованың шәмәхә ялтыравыклы кыска күлмәге, кара ялтырап тора торган туфлие (без аны соңыннан гына "лакированный туфли" дип йөрдек), барысы да хәзергечә күз алдымда. Шунда ул беренче мәртәбә: "Ак чәчәкләр кебек кар ява" дип, өр-яңа җыр җырлады. Хәзер дә аңлый алмыйм, ул вакытта диктофонлы телефоннар түгел, магнитофоннар да юк иде. Ә икенче көнне бөтен кеше "Ак чәчәкләр" җырының сүзен дә, көен дә белә иде инде. Бу концертның Усали авылы клубында көндезге сәгать икедә булганын да хәтерлим, чөнки бик кечкенәдән укырга-язарга, сәгать танырга өйрәнгәнмен мин.
10нчы класста укыганда миңа да лакланган кара туфли алдылар. Каян алганнардыр, анысын хәтерләмим, ләкин Әлфия Афзалованыкы төсле туфли миндә дә булды.
Әлфия Афзалова белән икенче очрашуым да авылыбыз Усали сәхнәсендә иде. Анысы да әти аркасында.
Авылда концерт. Монысы кич. Укучыларга керергә ярамый дип, мәктәптән үк әйтеп кайтардылар. Ә минем шундый керәсем килә. Күз яшьләрем белән елыйм. Концертка кертмәгән директорга, ишек төбендә саклап торган дежур укытучыга рәнҗеп елыйм. Кич җитте. Әти белән әни концертка җыена. Миңа шундый читен. Шунда әти: "Әйдә, син дә киен", - дип куйды. Әни: "Ошамаганны, нишлисең син", - дип әтине битәрләп алды, тик артык каршы да килмәде. Әлеге дә баягы шул әтинең баянистлыгы хәл итте. Мәктәп, балалар бакчасына гына түгел, клубка да бик кирәкле кеше бит ул. Завклуб белән сөйләшеп, мине арткы ишектән кертеп, артислар бүлмәсе аркылы сәхнә янына бастырды. Торам сәхнә кырыенда, монда бигрәк тә кызык. Артистларның сәхнә артында сөйләшкәннәре, кайнашканнары күз алдымда. Бер эпизод истә калган. Концерт вакытында Әлфия апа җырлый торган җиреннән: "Иптәш Шәйдуллин, мин җырлап бетергәнне көтеп торырга ярамадымыни?" дип җырны бүлдерде. Бөтен кеше телсез калып, Усали мәктәбе директоры Фәтхрахман абый Шәйдуллинга төбәлде. Бер мизгелдәге тынлык кычкырып көлүгә әйләнде. Әлфия апа клубның арткы өлешеннән күренгән Хәнәви Шәйдуллин белән сөйләшә икән.
Концерт бара. Мин күкнең җиденче катында! Берзаман Әлфия Афзалова җырын тәмамлагач, сәхнәдән минем якка борылды да: "Бастырып тотмагыз инде шул баланы, бирегез әле шуңа бер урындык!"- димәсенме?! Каракның бүреге яна дигәндәй, курыкканнарымны, ничек калтырап төшкәннәремне белсәгез! Миңа гына түгел, укытучы әти-әниемә дә эләгә икән, минем аркада. Урындыкны китереп бирделәр бирүен, ләкин концерт ничек баргандыр, мин башкасын хәтерләмим инде...
Беркем барламады да, беркем дә эзләмәде мине. Кайткач, әти-әнинең рәхәтләнеп көлгәне генә истә калган.
30 елга якын укытучы булып эшләү дәверендә мин һәрвакыт укучыларны концерт-театрларга кертү яклы булдым. Үземә дә "Бишек җыры", "Йокла инде, курчагым", "Чүрүки - чыпчык җыры", "Бәтиләр" кебек Әлфия Афзалова репертуарыннан җырлар өйрәтергә туры килде.
Мондый гына истәлекләр күпләрдә бардыр ул. Әлфия Афзалованы искә алу чаралары барган бу көннәрдә, минем дә күңелемнән шушы хатирәләр узды.
ЛИДИЯ ПАСЫЕВА,
Мамадыш районы Усали урта мәктәбе укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев