Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ленинода яңа Үзәк ачылды

16 август көнне Яңа Чишмә районы Ленино авылында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов программасы буенча төзелгән күпфункцияле мәдәният үзәге ачылды. Бу көнне районга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эшлекле сәфәр белән килде. Ул кырларда урып-җыю эшләре белән танышканнан соң, район үзәгендә ял паркы ачты. Ике ел элек сазлык булган...

16 август көнне Яңа Чишмә районы Ленино авылында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов программасы буенча төзелгән күпфункцияле мәдәният үзәге ачылды.

Бу көнне районга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эшлекле сәфәр белән килде. Ул кырларда урып-җыю эшләре белән танышканнан соң, район үзәгендә ял паркы ачты. Ике ел элек сазлык булган урында, бүген карап туймаслык матурлык - яшь парлар скверы, фонтаннар гөрләп тора.

Аннан соң, Казан кунаклары Ленино авылына юл тотты. Күпфункцияле мәдәният үзәген ачу тантанасында Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, "Бердәм Россия" партиясеннән Дәүләт думасының VI чакырылыш депутаты Айрат Хәйруллин, Республика мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова, Яңа Чишмә районы башлыгы Вячеслав Козлов, Чистай һәм Түбән Кама епархиясе епискобы Пармен һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты. Аларны җирле "Сүрәкә" керәшен фольклор ансамбле тәбикмәк һәм бал белән каршы алды.

- Нәкъ менә авылларда Җирне чын күңелдән яратып, ару-талуны белмичә эшләүче халык яши. Алар, шулай ук, безнең иң борынгы, иң матур гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне, телебезне саклап калулары белән дә үзенчәлекле. Өлкән буын бу милли байлыкларны югалтмыйча, яшьләргә тапшырырга тиеш. Республикада барлык дин вәкилләре тату, бердәм яшәсеннәр. Бары тик шулай гына халкыбызны саклап кала алачакбыз. Авылда клублар төзү - кешеләре турында кайгырту ул, дип сөйләде Фәрит Мөхәммәтшин үзенең котлау чыгышында.

Бүген ачылган үзәк бер түбә астына авыл мәдәният йортын һәм китапханәне берләштерә. Монда мәдәни-массакүләм чаралар үткәрү өчен барлык шартлар да тудырылган, тамаша залы җиһазландырылган.

Күп функцияле үзәкнең символик ачкычы Республика керәшен оешмасының Яңа Чишмә районы бүлеге җитәкчесе, клуб мөдире Светлана Питеркинага тапшырылды. Үзәк, шулай ук, Презитентыбыз Рөстәм Миңнеханов тарафыннан, йөз мең сумлык сертификат белән дә бүләкләнде. Светлана Питеркина, төрле грантлар отып, клуб өчен вак-төяк кирәк-яраклар да алган.

"Сүрәкә" ансамбле түтиләре дә шатлыктан балкып торалар. Яңа клубның зур, якты сәхнәсендә беренчеләрдән булып алар чыгыш ясады.

Ленино авылы бүгенге көндә гөрләп яшәп ята. Урта мәктәпләре, балалар бакчасы, медпунктлары бар. Авыл кешеләре сүзләреннән аңлашылганча, монда берәү дә эшсез ятмый - берәүләр авыл хуҗалыгында хезмәт куйса, икенчеләре - нефть чыгару өлкәсендә тир түгә.

Тантанадан соң, яңа бинада 18 сентябрьдә узачак Дәүләт думасына сайлауларга багышланган җыелыш узды. Соңыннан, кунаклар 2013 елның көзендә ут төртеп яндырылып, көлдән күтәрелгән Изге Димитрий Солунский чиркәвен карап чыктылар.

Тантанадан фоторепортаж карагыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев