Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ленино авылыннан Раиса Леонтьева 100 еллык үзенчәлекле бистәр белән таныштырды

Әлеге бистәр качлап чигелгән, кулдан челтәрләп үрелгән.

Яңа Чишмә районының Ленино авылыннан Раиса Леонтьева гаилә мирасын – тормыш иптәшенең әбисе суккан бистәрләрне күз карасыдай саклый. Әлеге бистәрне Анастасия Елисеевна 1920-30 елларда суккан һәм бизәкләр чиккән.

"Әби күптәннән үлде инде. Бу бистәр бианам сандыгында саклана. Ул да якты дөньяда юк инде. Әлек мондый бистәрләрне көзгеләргә, стеналардагы фотоларга элеп куялар иде. Әби рус хатыны булган, күрше Тубылгы Тау авылыннан. Шуңа да бизәкләр бераз рус халык иҗатына охшагандыр. Якыннан карасаң, качлап чигелгәне күренә", – дип язды ул. 

Раиса Александровна – үзе керәшен кешесе. Беренче класстан ук русча укыган. Чиркәүдә керәшенчә язылган кенәгәләрдән Апостоллар турында укый. Авылның "Сүрәкә" ансамбленә йөри. Ә ире – рус икән.  
Шушындый бер гасырлык тарихыны сыйдыган экспонатлар – гаилә мирасы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев