Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Лена Бичарина: Мине яратучылар бар – димәк, яшәргә була

14 апрель көнне Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Татарстанның халык артисты Лена Бичаринаның, 70 яшьлек юбилее уңаеннан, иҗат кичәсе узды

Асыл карендәшебезне күркәм бәйрәме белән котларга якташлары, хезмәттәшләре, дуслары, керәшен җәмәгатьчелеге, “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле, Татарстанның дәүләт җыр һәм бию ансамбле, тамашачылар ихлас теләкләр һәм матур чәчәк бәйләмнәре белән килгән иде.

Чараны башлап, Мәдәният министрлыгы хезмәткәре Гүзәл Габдуллина Лена Исмәгыйлевнага күпьеллык хезмәте өчен рәхмәт белдереп, хезмәттәшлекләре әле озак еллар дәвам итсен дигән теләк белдерде.

“Ак Барс” холдинг компаниясе хезмәткәре Елена Алешина, Республика керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров исеменнән котлап, юбилярның зур таланты алдында баш июен әйтте һәм бүләкләр тапшырды.

Җырчы Җәкәү җорты директоры, керәшен оешмасының исполком җитәкчесе Людмила Белоусова юбилярга нык саулык теләп, бу кичәнең керәшен үзәгендә узуына сөенүен белдерде.

“Үзебезнең күптән көтеп алынган җортыбызда республика буенча бар карендәшләрне бергә туплап, Лена Бичарина кебек асыл затларыбызның гомер бәйрәмнәрен, иҗат кичәләрен уздыра алу – зур шатлык. Залыбыз кечкенә булса да, күңелебез – киң, яратуыбыз – чын. Лена Исмагыйлевнаның киләчәк юбилейларын Илһам Шакиров исемендәге зур залларда уздырырга язсын. Ә без, туганнар, барыбыз да җыелышып килербез”, - дип чыгыш ясады Людмила Белоусова.

Лена Бичарина  1951 елның 12 апрелендә Кайбыч районының Мәлки авылында дөньяга килгән. Якташлары аның белән чиксез горурланалар. “Халык артисты дигән  исеме булса да, Лена апа үзен беркайчан да бездән өстен куймады. Авылга кайтып йөри, ярдәм итә, бакчада казына. Без аңа чиксез рәхмәтле, Мәлкине дөньяга танытты ул”, - дип сөйләде җырчының авылдашлары. Якташлары һәм Кайбыч районы башлыгы Альбер Рәхмәтуллин исеменнән район исполкомы җитәкчесе Алексей Макаров чыгыш ясап, матур теләкләр җиткерде. Сугыш ветераны, күренекле журналист 91 яшьлек Малов Александр якташына керәшеннәр тарихы турында язылган китабын бүләк итте.

Лена Бичарина 20 ел иҗади тормышын Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленә багышлаган. 1975 елда кастингка килгән 120 кешедән сайлап алынган 5 яшь җырчы арасында керәшен кызы Лена да була. Лаеклы ялга чыкканчы легендар коллектив солисткасы булып эшли.

Җырчының репертуары татар композиторлары һәм халык җырлары әсәрләреннән тора. Шулай да аның иҗатында халык иҗаты хәзинәләрен эзләү һәм өйрәнү аерым урын алып тора. Аның башкаруындагы 20дән артык җыр Татарстан радио һәм телевидениесенең “Алтын фонды”нда саклана. Аның иҗат җимешләрен гомерлек җырлар дип атарга була. “Тау буе”, “Чатырлар”, “Зәңгәр чиләк”, “Сандугачкай”, “Иске Корбаш авылы көе” һәм тагын бик күп борынгы халык җырлары Лена Бичарина башкаруда популярлык казанды.

Бәйрәмдә Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән берлектә данлыклы “Зәңгәр чиләк” җырын башкарганда Лена Бичаринаның күзләреннән – яшь, күңеленнән дәрт ташып торды.

Лена Бичаринаның остазы, ансамбльнең озак еллар дәвамында сәнгать җитәкчесе булган Россиянең халык артисты Лима Кустабаева карендәшебезнең талантына соклануын белдереп, видеосәлам юллады.

2001 елда Лена Бичаринага Татарстан Республикасының атказанган артисты исеме бирелә, ә 2011 елда җырчы Татарстан Республикасының халык артисты дигән мактаулы исемгә лаек була.

Татарстанның халык артисты Фердинант Сәлахов белән “Илһамият” коллективы солистлары да хезмәттәшләрен котлап, Лена Бичаринаның нык характеры, тыйнак, эшчән булуын билгеләп үттеләр.

Лена Бичаринаны кайбычлылар гына түгел, Мамадыш халкы да үз кешесе, үз җырчысы буларак якын итә. Бу хакта район мәдәният бүлеге җитәкчесе Степан Спиридонов әйтте. “Бер генә “Питрау” бәйрәме дә Лена апасыз узмый. Без аны төрле җыр конкурсларына жюри члены буларак та еш чакырабыз. Җыр сәнгатен сайлаучы яшьләребезгә төпле киңәшләрен бирә ул”, - диде Степан Петрович. Карендәшебезне котлап, районның Колышчы авылыннан “Покрау” фольклор ансамбле матур такмаклар башкарды. 

“Бәрмәнчек” ансамбле белән дә Лена Бичарина тыгыз элемтәдә тора. Ансамбль өчен ул остаз да, әни дә, югары дәрәҗәдәге тәҗрибәле профессионал буларак та ярдәм итә. Ансамбльнең директоры Артур Поляков үз чыгышында Лена Бичаринага “Озак яшәгез, Сез безгә бик кирәк”, диде. Сәнгать җитәкчесе Эльмира Кашапова, заманында, “Бәрмәнчек”кә кастингка Лена Исмәгыйлевнаның кушуы буенча килүе һәм менә 13 ел инде күңел биреп эшләве турында искәртеп узды. Лена Бичарина белән берлектә “Бәрмәнчек” ансамбле “Корбаш авылы көе”н башкардылар.

Чарада Лена Бичаринаның дуслары, хезмәттәшләре Георгий Ибушев, Аграфена Васильева, Мария Семенова, Григорий Сергеев, Сания Фәйзуллина, Олег Фазылҗанов һәм башкалар сүз алып, юбилярга матур теләкләр җиткерделәр.

Лена Бичарина, жюри члены  буларак, “Туым җондозы”-“Рождественская звезда” керәшен җыруын яшь башкаручылары конкурс–фестивалендә катнаша. “Бәрмәнчек” керәшен дәүләт ансамбле өчен остаз һәм киңәшче. “Питрау” керәшен мәдәнияте республика бәйрәмен дә аннан башка күз алдына китереп булмый.

Кичә азагында Лена Бичарина: “Олыгая барган саен юбилейлар да үткәрәсе килми икән. Бүгенге кичә өчен һәммәгезгә зур рәхмәт. Мине яратучылар бар икән әле, димәк алга таба яшәргә була”, - дип сөйләде. “Картаямени соң йөрәк” җырын башкарганда асыл карендәшебез Лена Бичаринаны тамашачы басып алкышлады.

Лена Бичаринаның иҗат кичәсен “Туганайлар” газетасы Инстаграмда туры эфирда күрсәтте. Видеоязманы карый аласыз.

Фоторепортаж.

Юбилей кичәсе турында тулырак язманы газетабызның киләсе саныннан укыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев