Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Лена Бичарина “Гомбагыш җыруы”н Раиса Тимофеева киткәч кенә җырлый башлаган

Җырчы Лена Бичарина редакциябезне моңга төреп, керәшен җыруын сузды

Татарстанның халык артисты, керәшен көй-моңнарын җаннарны елатырлык итеп башкаручы җырчы Лена ямансулаган чакларында “Гомбагыш җыруы”н көйләп күңелен юата икән. Заманында ул аны атаклы җырчы Раиса Тимофеевадан отып алган.

“Бу җырны Раиса Тимофеева бирде. Үзе исән вакытта җырламадым, курыктым. Бик таләпчән иде. Ул үлгәч кенә җырлый башладым”, – дип сөйләде Лена.

Аның “Гомбагыш җыруы”н дөньяларыбызны онытып тыңладык:

Урман җулкайлары өзек лә, өзек,

Күкеләре кычкыра өзеп.

Күкеләре кычкырадыр ла өзеп,

Сезне сагынуга булмый түзеп.

 

Сары гына ла чәчәк ата гөнбагыш,

Шушылай утыру безгә куаныч.

Әрле-бирле килә сары гөнбагыш,

Шушылай утыру безгә җуаныч.

 

Лена Бичарина быел үзенең туган көнен Кайбыч районындагы туган авылы Мәлкидә, туганнары белән бергәләп уздырырга җыена. Үзенең 85 яшьлек тутасы белән җәйне дә әниләре Анастасиядән калган йортта үткәрәчәкләр. Ул йортны яңартып, ныгытканнар. Бу җәйдә яңа мунчалы булырга ниятлиләр. Аның фундаменты  әзер икән инде. Бакчаларында кыш буе ашарга җитәрлек итеп, бәрәңге, яшелчә-җимеш үстерәләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев