Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Лена Бичарина моңлы тавышы белән бөтен СССРны, чит илләрне шаккатырды

Кайбыч районыннан күп санлы мәдәният әһелләре чыккан. Халкыбызга җыр-моң белән хезмәт итүче танылган карендәшебез, җырчы Лена Бичарина кебек атказанган затлар – Кайбыч төбәгенең горурлыгы.

Татарстанның халык артисткасы Елена Бичарина иҗатын өйрәнү өчен Кайбыч районының Мәлки мәктәбендә урнашкан «Туган як» музеена барырга кирәк. Монда кызыксындырган сорауларга җавап табып була. 

Бичарина Елена Исмагиловна 12 август 1951 елның Апас районының Иске Курбаш авылында туа.1966 елда Кайбыч районының Мәлки җидеелык мәктәбендә 7 сыйныфны тәмамлый һәм Кайбыч районының Иске Тәрбит урта мәктәбендә укуын дәвам итә, 9нчы классны яхшы билгеләренә тәмамлый. 1969 елда Казан сәүдә училищесына укырга керә. Бу белгечлеге белән ул 1971 елга кадәр эшли. 1975 елда Бичарина Елена Исмагиловна конкурс нигезендә җыр һәм бию Дәүләт ансамбль төркеменә кабул ителә, хор солисткасы булып эшли. 1985 елда Елена Казан музыка училищесын уңышлы тәмамлый. 1980 нче елда ансамбль төркемендә ялгыз номерлар башкара. Иҗат эшен бик куп гастрольләрдә ныгыта, уңганлыгын, булганлыгын тамашачыга дәлилли.

Аның чыгышы, ансамбль турында даими рәвештә нәшрияттә чагыла, кинолар төшерелә, зур-зур белдерүләр эленә.
Аның иҗади чыгышларын илебез халкы гына түгел, ә шулай ук Тунис (1977), Италия (1978), Африка (1978), Чехословакия (1981), Япония (1987), Финляндия (1989), Югославия ( 1990), Төркия (1991), Франция (1993) илләрендә яратып тыңлыйлар.

Елена Бичарина укытучы булу теләге белән Казанга килгән. Тик җырга булган мәхәббәт көчлерәк булып чыккан. Ул 1975 елда зур конкурста җиңеп, халкыбызның йөзек кашы булган Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленә башлап җырлаучы итеп эшкә алынган. Ансамбльнең баш хормейстры, Татарстанның халык артисты Венера Гәрәева искәрткәнчә: «Шул ук елны аның башкаруында яңгыраган „Чатырлар“ җыры татар тамашачысының күңелен җәлеп итте».

Әйе, Лена Бичарина үзенең моңлы тавышы, яңадан — яңа җырлары белән безнең халыкны гына түгел, бөтен СССРны, күп чит илләрне шаккатырды. «Сандугачкай», «Яшь таллар»,«Зәңгәр чиләк» җыр репертуарлары Бичарина Елена өчен махсус эшкәртелгән хор әсәрләре. Ул бүгенге көндә халык җырларын иң оста башкаручыларның берсе. Керәшеннәрнең моңарчы ишетелмәгән җырлары сөендерде. 

Авыр хезмәте бик озак көттермичә үзенең җимешләрен дә бирә. 1979 елда радио аша халкыбызның «Зәңгәр чиләк» көен башкара. Беренче җыры тиз арада популярлашып китә. Соңрак «Сандугачкай» , «Чатырлар» җырларын музыкаль инструментка кушмыйча суза. Һәркемгә билгеле, әсәрне ялгыз гына башкару зур осталык сорый ул. Ә бит, мондый язмалар радио фондында сирәк. Димәк, Бичарина Еленаның радио аша язылган иҗаты Илһам Шакировның «Иске кара урман», Г. Ибушевның «Безнең ил» җыр репертуары кебек киң кырлы, дан казанган.

Җырлары радио фондына кабул ителгән җырчы яңа дәрт белән иҗат эшенә керешә. Аның остазы — Татарстанның халык артисты Венера Гәрәева, Татарстанның халык артисты Рәшит Мостафин, Татарстанның атказанган артисты Нәсих Вильданов, Фәрит Гәзизов кебек баянчылар җырчының иҗади дусларына әвереләләр. 

2016-2020 елларда, зур җаваплылык тоеп, Лена Бичарина яңа программа өстендә эшли. Татар композиторларының әсәрләре белән беррәттән моңарчы киң катлау тамашачыга мәгълүм булмаган җырларны репертуарына ала.

Авылдашыбыз Еленаның «Иске Корбаш җыры» күп сәхнәләрдә яңгырый. Колхозлашу чорында Георгий Ибушев сүзләренә «Тау буе» җыры дөнья күрә. Лена Бичарина көенә язылган җыр 1999 елда Сәйдашев исемендәге зур концерт залында «Керәшен моңнары» дигән музыка кичәсендә башлап башкара.
Туган ягы Мәлки Лена Бичаринаның һәрчак күңел түрендә йөри. Әмма әнисе һәрвакыт уз янында булгангамы, ансамбльдән аерылып китә алмаганга күрә ме, якташларын озак еллар буена Мәлки төбәгендәге керәшен авыллары сәхнәсенә менеп сәламли алмый. 25 ел сәхнәдә эшләп тә туганайлар янына кайтып булмас микәнни дип кайгыра ул. Мондый бәхеткә ул яңа гасырга чыккач ирешә. Хәбәрләрләр алышмагач, онытып бетергәннәрдер, дип уйлаган чаклары да була. Юк, онытамы соң туган як үзенең талантлы кызын. Биш авылда да күтәреп алалар, чирек гасыр буена туйдырып бетергәнмендер инде дип төшереп калдырган «Зәңгәр чиләк» — не җырлатмыйча сәхнәдән төшермиләр үзен. Кайтуына шатланалар, шундый талантлы кызлары булуы белән горурланалар. 

Лена Бичарина турында, язмыш аны иркәләде, дип әйтеп булмый. Аның өлешенә тормыш сынаулары шактый төшкән. Тик, икенче яктан карасаң, нигә әле «язмыш иркәләде» димәскә? Тагын кем әле Татарстанда шундый дәрәҗәле ансамбльдә егерме еллап солист булып торган? Моны язмышның бер бүләге дип карарга кирәктер.

Кристина Бичарина, Мәлки гомуми белем биру мәктәбе,
фото: Нина Васильева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев