Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Лариса Кибякова: “Үз-үземә сүз бирдем - булдырасыз, кызлар, дигәнче эшләрмен дидем”

Балык Бистәсе районының Кызыл-Йолдыз авыл клубында оешкан “Чулпы” халык фольклор ансамбленең уңышлары көннән-көн артып тора

“Чулпы” һәм “Алан” балалар фольклор ансамбле җитәкчесе Лариса Кибякова Алан-Полян авылында Большаковлар гаиләсендә дөньяга килә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казанда бухгалтерлык курсларында белем ала һәм шушы юнәлештә эшли башлый. 2004 елда Кызыл йолдыз клубы җитәкчесе булып билгеләнә. Белемен арттыру өчен читтән торып укытучы һөнәрен үзләштерә, соңрак этномәдәният җитәкчесе белгечлеген ала.

“2010 елда район мәдәният йортына чакырып, безгә бу көннәрдә керәшен фестиваленә барырга кирәклеген, милли киемнәрне авылдагы өлкәнрәк кешеләрдән сорарга мөмкинлеген аңлаттылар. Ярый, киемен дә табарбыз, ә менә нинди бию-җыр әзерләп өлгереп булсын шулай тиз арада! Дустым Валентина Петухова белән җырларга булдык. Сәхнәгә чыгу белән бер-беребезгә карап югалдык та калдык. Шул вакытта район мәдәният бүлеге җитәкчесе безгә кул селтәде: “Булмый икән, кызлар, сездән берни дә!”, – диде ул. Шундагы оялуымны күрсәгез! Үз-үземә сүз бирдем: “Булдырасыз, кызлар!” дигәнче эшләрмен дидем”, – дип сөйләде Лариса.

Ул кире кайтканда ук үзенең киләсе чыгышлары өчен репертуар турында уйлана башлый. Туйларында әниләренең аш чыгарганда җырлаган җырларын исенә төшерә, тулырак белешер өчен, кайнанасы – Евдокия Кибякова янына керә. Ул өч куплет җыр язып бирә. Шушы җыр белән 2011 елда Мамадыш шәһәрендә үткәрелгән “Туым җондозы” – “Рождественская звезда” керәшен җырын яшь башкаручылар фетивалендә Валентина Петухова, Лариса Кибякова һәм кызы Светлана Кибякова 3 дәрәҗә диплом белән бүләкләнгәннәр. 2012 елда Биектау районында үткәрелгән “Иске Казан түгәрәк уены” татар фольклоры фестивалендә 3 дәрәҗә лауреат дипломын алалар. Монда аларның ансамбле белән Казан дәүләт мәдәният институтының этносәнгать иҗат кафедрасы мөдире Алсу Енекеева кызыксына. Ул: “Молодцы, кызлар, булдырасыз”, дип, Ларисага мәдәният өлкәсендә укуын дәвам итәргә, университетка керергә кирәклеген әйтә, таланты барлыгын күрүен белдерә. Шуннан канатланып кайтып, эшен тагын да тырышып эшли ул. Бу фестивальдә алар Степанида Большакова, Валентина Петухова һәм Лариса Кибякова бергә чыгыш ясыйлар. Шулай итеп, “Чулпы” ансамбле оешып гөрләтеп эшләп китә. 2017 елда ансамбль “халык” исемен алуга ирешә. Аның составында 10 кеше, күбрәк Ларисаның үзенең туганнары икән анда.

Ике авыл клубына да аппаратуралар алынган. Бу ике ансамбльнең тырышлыгы нәтиҗәсе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев