Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Лариса Кибякова Татарстан халыклар ассамблеясенең Рәхмәт хатына лаек булды

Мамадыш районының Җөри авылы янындагы Тырлау аланында уздырылган республика күләмендәге Питрау бәйрәмен ачу тантанасында Лариса Кибяковага Рәхмәт хаты тапшырылды.

"Питрау-2022" бәйрәмендә Балык Бистәсе районының Алан-Полян авылы мәдәният йорты җитәкчесе Лариса Кибякова Татарстан халыклар ассамблеясенең Рәхмәт хатына ия булды.

"Авыл мәдәният клубында 17 ел эшлим. Бүгенге көндә Кызыл Йолдыз һәм Алан-Полян авыллары клубының директор вазифасын башкарам. Кызыл Йолдыз авылы клубы базасында “Чулпы” халык фольклор ансамбле эшли. Ансамбльдә урта яшьтәге хатын-кызлар һәм ир-атлар шөгыльләнә. Алар җирле керәшен йолаларын, халык һәм автор җырларын өйрәнә, керәшеннәрнең бәйрәмнәре, йолалары, гореф-гадәтләре белән үсеп килүче буынны таныштыра, буыннар арасында бәйләнешне ныгыта. Шулай ук, балалар өчен аерым фольклор бәйрәмнәр үткәрә. Ә Алан-Полян авылы клубында "Алан" балалар фольклор коллективы 2014 елда оеша. Ике ансамбль дә төрле район, республика, халыкара фестивальләрендә актив катнаша.Ел саен сәхнәдә спектакльләр, тамашалар куябыз", - диде Лариса Кибякова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев