Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Лариса Басыйрова: Матурлык тудырырга яратам

Моңлы сандугачыбыз Лариса Басыйрованың кул эшләре күпләрне таң калдыра.

Яңа технологияләр, роботлар заманы булса да, үз кулларың белән күңел җылыңны салып ясаган көндәлек куллану әйберләре, кием-салым хәзер дә югары бәяләнә. Түбән Кама кызы, җырчы, төрле конкурслар лауреаты Лариса Басыйрова бик күпләргә таныш. Иҗаттан тыш, Лариса бисер һәм чигү җепләреннән картиналар, иконалар чигә, соңгы елларда тамаксалар ясый башлаган.

Вак һәм четерекле хезмәт

Лариса Басыйрованың да нәселендә чигү осталары булган. «Түтиләр ниләр генә чикми иде: тәре алъяпкычлары, тәрәзә пәрдәләре, мендәр тышлары...», — дип искә ала ул. Моннан 10 еллап элек аның үзендә дә чигүгә карата кызыксыну уяна. Ләкин төрле бизәкле, чәчәкле эшләр түгел, ә иконалар чигү белән шөгыльләнә башлый. Башта үзе өчен чиксә, соңыннан аның эшләрен башкалар да күреп, заказ бирә башлый. Шулай итеп, ныклап тотына әлеге эшкә. «Бу — бик вак һәм четерекле хезмәт. Күп көч, сабырлык, яхшы кәеф тә таләп итә. Соңыннан төн йокламый эшләгән эшеңнең нәтиҗәсен күргәч, үз-үзеңнән канәгатьләнеп, сөенеп куясың», — ди Лариса.

 Тәреләрне бисер белән ясый, ләкин йөз һәм кул өлешләре чигелми. Эш төгәлләнгәч тә, ике кат рам эченә урнаштырыла. Пыяла аша аеруча күркәм булып күренә алар. Кул җылысы тигән мондый тәреләр вакытлар узгач та төсен югалтмый саклана. Әлеге эшләрен Лариса Басыйрова төрле күргәзмәләрдә тәкъдим итә. 

Матурлыкка тартылучы Лариса, үз сәхнә күлмәкләренең дизайнеры да. Күлмәкләрнең стилен, милли элементларын үзе иҗат итә. Аны тагын да тулыландырып җибәрү өчен тамакса һәм түшлек ясый. 

«Бүгенге көндә мөмкинлекләр бик күп. Нинди генә ташлар, сәйләннәр, тасмалар, тукымалар юк бит! Кибеткә керсәң, күзләр камаша. Уйлый торгач, шундый фикер туды: нигә әлеге матур ташларны, тәңкәләрне кулланып керәшен хатын-кызларының бер бизәге булып торган тамаксага яңа сулыш өстәп, аны заманча, яңартып ясап карамаска!» — дип Лариса әлеге эшне башлый. Шулай итеп, Лариса үзе өчен яңа илһам чыганагы таба. 

Традицияләрне саклап, заманча итеп ясый 

Иң элек, кирәкле материалларны туплый: төрле зурлыктагы тәңкәләр, тасмалар, сәйлән, ташлар, чыдам, тыгыз тукыма. Ул эшләрнең төрлелеген күреп сүзсез каласың! Лариса тамаксаларның һәрберсенең эскизын үзе уйлап чыгара. Идея барлыкка килгәч тә, булган материалларны куеп карый, рәсем «тудыра». «Эшемдә бары тик чын тәңкәләр генә кулланам. Аларны башта физраствор белән яхшылап чистартам, юам һәм соңыннан ялтырап торган тәңкәләрне әзер тукымага тегәм. Тамакса ясау өчен пыяладан ясалган ташлар гына кулланам. Бу, вакытлар үткәч тә, ялтыравык төсен югалтмасын өчен мөһим. Тәңкәләрне төгәл бер принципка нигезләнеп текмим. Кайсында күп итеп берничә рәт булырга мөмкин, яисә, киресенчә, азрак кулланам. Мин традицияне саклап, яңартылган вариантны тәкъдим итәм халыкка», — дип сөйләде Лариса. 

Бер тамакса ясау өчен уртача 3 атна вакыт кирәк. Бәясенә килгәндә, 4500 сумнан башлана. Төрле буын заказ бирә: яшь кызлардан алып, олы яшьтәге әбиләргә кадәр. «Минем шушы матурлыкны киеп, Питрау бәйрәмендә кунакларны каршы аласым, бәйрәмгә чыгасым килә», — дип заказ бирүчеләр дә бар икән. 

Шуны да искәртергә кирәк, заманча итеп ясалган, ерактан ук ялтырап торган әлеге тамаксаларны этник керәшен күлмәкләре белән тагу килешле булмас. Җемелдәп торган бу тамаксалар яңартылып теккән сәхнә күлмәкләренә килешер. Этник костюм белән заманчасын бутамыйк, карендәшләр. 

Бүгенге көндә Ларисаның үзендә 2 түшлек, 4 тамакса саклана. Аларны ул сәхнәдә чыгыш ясаганда кия. 3 ел дәверендә ясаган тамаксалары республиканың төрле шәһәрләренә таралган. Аны, күбрәк, социаль челтәрләрдән эзләп табып элемтәгә чыгалар. Соңгы арада иҗат коллективларында да кызыксыну уянган. «Киләчәктә шушы тамаксаны милли сәхнә күлмәкләре белән генә түгел, к ө н д ә л е к тормышта да киеп йөри алсыннар иде. Әбиләребездән калган мондый бизәнү әйберләре аша без үзебезнең культурабызны халыкка чыгарабыз, ниндидер яңалык өстибез. Башкалардан үзенчәлекле булып торабыз», — ди оста куллы Лариса.

Җор телле, матур тавышлы Ларисаның илһам чыганагы баеп торсын, яңадан-яңа матур тамаксалар «туып», бөтен Россиягә танылсын дип теләп калабыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев