Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Кызыма" Зинаида Захарова

25 апрель - Халыкара кызлар көне. Әлеге бәйрәм кызларыгызга күбрәк игътибар итеп, мәхәббәтегезне тагын бер кат белдерү өчен, менә дигән сәбәп

Аваз салдың дөньяларга

Гөрләвекле язларда.

Шатлыкларга күмдең безне,

Күмдең чиксез назларга.

 

Бүләк иттем бишек җыры,

Бишекләрдә тирбәттем.

Үскәнеңне зарыгып көттем,

Яхшы бул, дип өйрәттем.

 

Кояш бүләк иттем сиңа,

Нурларына күмсен дип.

Киләсе гомер юлларың

Игелектә үтсен дип.

 

Бүләк иттем зәңгәр күлләр,

Суларында йөзәрсең.

Бүләгем иркен болыннар,

Җиләкләрен өзәрсең.

 

Бүләк иттем алсу таңнар,

Елмаеп уянырсың.

Шиңә күрмәсен гөлләрең,

Язларын чәчәк атсын!

 

Җан җылымны бүләк иттем,

Туңы күрмә салкында.

Ярсу аттай чапма берүк,

Дөрләп янма ялкында.

 

Кайтып керер кызым, диеп,

Йөрәгем өмет итә.

Онытма, сине, сагынып,

Әти-әниең көтә.

 

Зур рәхмәтләр Ходаема,

Син бит аның бүләге.

Озын гомер бирсен, кызым,

Изге сиңа теләгем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев