Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кызыл Баран авылының “Пручти” бәйрәме такмаклары

“Май чабу” һәм “Пручти” бәйрәмнәре якынлашып килә.

Борынгыдан ук бу атнада коймак-тәбикмәкләр пешергәннәр, ат чанасына утырып кәтәйсә йөргәннәр. Җазыклар карачкысы яндырганнар. Бөйрәмнәр өчен һәр авылының үз тамаклары, көйләре булган. Алексеевск районының Кызыл Баран авылында җырлана торган такмакларны тәкъдим итәбез.

Майларны да чапсаң, син каты чап,
Чана үрәчәләрен шаңгыратып.
Җырларны җырласаң, каты җырла,
Кр. Баран урамнарын җаңгыратып.

Җырлашыйык, туганайлар, җырлашыйык,
Җокодагы кешеләр уянсын.
Ай уянсын да тыңнасын,
Кемнәр җырлый дип үк сорасын.

Бүген «Пручти» бәйрәме,
Күңел ачу көнебез.
Коймак белән сыйланырга
Безнең янга килегез.

Сый-хөрмәтләр сезгә булсын,
Бәйрәмебез котлы булсын!
Җырларыбыз юлдаш булсын,
Юлдаш булсын, яңгырап торсын.

Эшләребез уңнан булсын,
Авылыбызны бизәп торсын! -
Кемнәр җырлый дип үк сорасын,
Җокодагы кешеләр уянсын.


Товарымны сатмыйм әле,
Сезне сыйлыйсым килә.
«Пручти» бәйрәмен котлап,
Бүләк бирәсем килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев