Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кызыл Бәрән авылында күргәннәр, ишеткәннәрдән

Көзнең соңгы көне иртәсендә «Туганайлар» журналистлары һәм Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк белгечләре Алексеевск районының Кызыл Бәрән авылына юл тотты.

Бу авылга баруның максатын да әйтеп үтәседер. Быел Җөридә узган Питрауда "Бәрәнҗәр" фольклор коллективы яңа костюмнар тегү өчен сертификат откан иде. Шушы костюмнарны "бәрәнҗәр" кабиләсе тарихына хас итеп тегү өчен, этник костюмнар белгече, дизайнер һәм тегүче Юлия Әхмәтҗанова һәм Эльвира Петрова авылның музеенда саклана торган мирас һәм әби-бабалардан калган кием үрнәкләре белән танышу өчен килде. Алга таба шушы ук осталар коллективка костюмнар тегеп бирәчәк.

Кунакларны авылның мәдәният йортында "Бәрәнҗәр" халык ансамбле һәм авылның культура хезмәткәрләре каршы алды. Зур мәдәният йортында бар әйбер дә каралган. Шушы ук бинада керәшен тарихын саклаган музей да, зур китапханә дә, кичке ял өчен каралган бильярд өстәле дә бар.


Кр.Баран авылы музеенда

2018 елда авылның элеке башлыгы Тамара Иванова инициативасы буенча һәм авылның асыл егете Валерий Максимов ярдәме белән чиркәүгә нигез салына. Чиркәүне салуда авыл халкы да булыша. Бүгенге көндә төзү эшләре әле тәмамланмаган булса да, аның матур агач төсендәге диварлары авылга килеп керү белән күзгә ташлана. Биләрдән отец килеп, келәүләр дә уздыра.


Төзелеп килүче чиркәү

Тегүчеләр үз эшләре белән музейда маташкан арада, алда телгә алынган Тамара Федоровна "Бәрмәнчек" фольклор ансамбленең сәнгать җитәкчесе Эльмира Кашапованы һәм безне, "Туганайлар" журналистларын, Кызыл Бәрәннең тарихын белгән һәм авылга гына хас булган иске җыруларны хәтерләгән әбиләргә алып китте. 

Андыйлар монда өчәү икән, өчесе дә 80нән өстә. Башта клубның күршесендә генә төпчек улы белән яшәп ятучы Аннук тутай Михайловага кердек. "Өч кайнана янына килен булып төштем", – дип башлады ул сүзен. Тик зарланып түгел, киресенчә, кайнаналары белән тату һәм тигез тормышта яшәүләре турында сөйләде. 

Авылның бер читендә кышкы пейзаж фонында матур гына утырган ак тышлы бер йортта Раиса тутай Васильева яшәп ята икән. Әле кунакларны каршы алам дип, ураза коймагы да пешереп куйган. Ул безгә авыл белән бәйле риваятьләр сөйләде. Татарстанда иң чиста чишмәләрнең берсе булган Изге чишмәнең Марҗук исемле яшь кыз табуы, Кызыл Бәрәнгә зәңгәр балчык артыннан төрле сәүдәгәрләр килеп йөргәне турында да әйтте. 


Рая тутай үзе үстергән чәчәкләре арасында

84 яшьлек Линнук тутай Скворцова кызы һәм кияве белән тора. Ул иске җыруларны, бәетләрне хәтерли, өстәвенә, үзе дә шигырьләр яза. "Туганайлар"да бастырырга дип, бер кочак шигырьләрен әзерләп куйган. Күптән түгел генә операция кичергән булса да, үзе бик җитез һәм тере. 

Авылның мәктәбен дә күреп чыгарга өлгердек. Кызганыч ки, зур мәктәптә ни бары 13 кенә бала укый. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Наталья Фомина сүзләре буенча, монда керәшен культурасына мәхәббәт көчле. Мәктәп укучылары, төрле-төрле конференцияләрдә актив катнашалар, эзләнү эшләре алып баралар. "Бәрәнҗәр" җитәкчесе Ирина Яковлева оештырган "Айбагар" балалар фольклор ансамбле дә эшләп килә.


Кр.Бәрәннең 8-9 класс укучылары

Бу кечкенә сәяхәт үзе бер гомер кебек булды. Кызыл Бәрәннең киң урамнары һәм ап-ак карлы пейзажда уттай янган миләшләре озакка истә калыр, Линнук, Аннук, Рая тутайларның моңлы җырулары колакларда яңгырар, ә тәмле коймак исе борынны кытыклап торыр. Җылы, шундый җылы Кызыл Бәрән керәшеннәре янында. Сез дә шул җылылыкны тою өчен, безнең фоторепортажны карап алыгыз. 

Ә "Туганайлар"ның 8 декабрьдә чыгачак санында Кызыл Бәрәннән тулы репортажны укый алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев