Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кызыктыргыч керәшен кызлары

Гомерем буе уен-көлке җараттым.

Күңелдә булганнарны кәгазьгә төшереп тә куйгалыйм. Бу юлы “к” хәрефенә башланган шигъри юлларны юллыйм. Сүзләрне бер үк хәрефтән башлап шигырь язуы җиңел түгел. Җитмәгән җирләрен төзәтеп, гаеп итми генә укырсыз.

 

Карасаң керәшен кызларына

Күңелләрең күтәрелә.

Кыйгач кап-кара кашлы,

Кара карлыгандай күзләре.

Күзең күтәреп, караштыргала:

Килешле керәшен кызлары

Кирәкле керәшен көен

Килештереп кенә көйлиләр.

Кулъяулыгын куйган каенга,

Килгән-киткән күреп калырга...

Кояшлы көндә кырда кызаргач,

Кызлар коена камышлы күлдә,

Карт-корылар кич күрмәгәндә.

Күлдә кызлар коеналардыр

Каршы каеннар күләгәсендә.

Келәтле күкеләре кычкыра

Кат-кат: “Кәк-күк, кәк-күк, кәк-күк” –

Китек күңелләрне күтәрергә...

Кичен кызлар кырдан кайталар.

Карагыз, күрми калмагыз:

Керәшен кызлары кәртинкәдәй –

Кара көмештән коеп куйганнар.

Кызарынган кызларга карасам,

Кызыгам килеш-килбәтләренә.

Картлыгым, кара, кабаланма,

Келәтлегә көздә кайтамын,

Күрше-күләнне күрергә,

Күңелле Келәтледә калганнар

Картлыгымда кат-кат кабатлана.

Мария САВЕЛЬЕВА.

Түбән Кама районының Келәтле авылы.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев