Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

КВНчы Дмитрий Баранов Арча мәктәбенә җиңү китергән

Шушы көннәрдә Арча районының 1нче номерлы мәктәбендә районкүләм КВН чемпионаты узган.

Район мәктәпләренең укучылары үзара шаянлыкта һәм тапкырлыкта көч сынашкан. 

Бу фестивальгә нәфис сүз остасы, КВНчы Дмитрий Барановның да өлеше тигән.

– 1нче мәктәп укучыларын әзерләүдә булыштым. Алар автор кирәк, дип үзләре миңа чыктылар. Визитка, уеннар әзерләштем. Темасы да кызыклы иде – совет чоры фильмнары. Аннан, репетицияләр уздырдык. Бүген хәбәр килеп төште – мин әзерләгән команда район күләмендә 1нче урын алган. Хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрүдән дә шатлыклырак әйбер юк. Бөтен җиңүләр дә илһамландыра, – дип сөйләде Дима үзе.

Балалар белән эшләү җиңел түгел, шулай да, тәҗрибәле яшьләребез аларга ярдәм итеп торгач, уңышлы була икән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев