Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кушкүл Сабантуенда

Дөресен әйтик, Хуҗа Хәсән якларына яңа инвестор килгәч, мондагы Сабантуй элеккеге “Гөбенә” агрофирмасындагы кебек югары дәрәҗәдә узармы икән, дигән шик булды. Әмма ул урынсыз булып чыкты. Кушкүл авылы янындагы яшел тугайда узган бәйрәм оештырылу ягыннан да, бүләкләре белән дә узган елдагылардан бер дә ким түгел иде

Авыл халкы ел буена көтеп алган сабан бәйрәменә Хуҗа Хәсән, Мәлки, Иске Тәрбит, Чүти авыл җирлекләрендә яшәүчеләр генә түгел, башка төбәкләрдән дә килгәннәр иде. Чын мәгънәсендә халкыбызның тырышлыгын, төрле милләт вәкилләренең бердәмлеген, дуслыгын чагылдырган, игенче-терлекчеләрнең уңганлыгына дан җырлаган, туган телебезнең, бай мәдәни мирасның, әби-бабайлардан калган гореф- гадәтләрнең саклануын күрсәткән, юртаклар чапкан, мәйданында яшүсмерләр, ир-егетләр бил алышкан бәйрәм булды ул. Эшкә уңган, җыр-биюгә оста керәшеннәребез, татар авылларында яшәүчеләр, икесе ике диндә булсалар да, андый аермалыкны сизмиләр дә. Алар шушы төбәктә гомер-гомергә дус-тату кичерә, православ һәм мөселман бәйрәмнәрен бергә үткәрә, бер-берсенә кунакка йөрешә. Бу юлы бәйрәмгә күрше Чувашиянең Комсомол районыннан “Кубяночка” чуваш ансамбле дә килгән иде. Шушы районның танылган сәнгать осталары Илдус Шәйдуллин, Илнар Хисамов һәм башка җырчылар халкыбызга иң матур җырларын бүләк итте.

Икмәккә нигез салучы кыр батырлары, ит-сөт җитештерүче терлекчеләр, хезмәт ветераннарын мәйдан түрендә хөрмәтләделәр. Аларга бүләкләрне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров, “Август-Кайбыч” җәмгыяте директоры Александр Иванов тапшырды. Ә бәйрәм флагын чәчү батыры – Морат авылыннан Дмитрий Мухин күтәрде.

Хуҗа Хәсән авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева әйтеп узганча, Сабантуй батырларына, спорт ярышларында, уеннарда җиңүчеләргә бүләкләр сатып алуда спонсорлар ярдәм иткән. Шуларның берсе- йөзеннән бер дә елмаю китмәүче гаҗәеп ханым Оксана Иванова савымчылар, милли көрәштә катнашучы яшүсмерләрне, ир-егетләрне, ат чабышында катнашучыларны бүләкләү өчен 100 мең сум акча биргән.

-Мин үзем ерак Кипрда яшәсәм дә, күңелем белән туган авылымда. Хуҗа Хәсән авылында туып-үстем, шунда белем алдым. Хәзер район башкарма комитеты җитәкчесе булып эшләүче Алексей Макаров белән бергә укыдым,- диде Оксана Николаевна.- Әнием гомер буе савымчы булып эшләде. Авыл хезмәтчәннәренең авыр хезмәтен үз күзләрем белән күреп үстем, шуңа да аларны бүләклисем килде. Чит илдә гаиләм белән яшим, үз бизнесыбыз бар. Хәйриячелек белән дә шөгыльләнәбез. Хәзерге вакытта Башкортстанның бер районында мәчет салдырабыз. Башка милләт кешесенең башкортларга Аллаһ йорты салдыруы гаҗәп тә, сокландыргыч та. Әнә шундый кешеләре белән көчле ул безнең какшамас Россия!

Луиза Сунгатуллина, "Кайбыч таңнары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев