Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кушкүл авылы клубы мөдире Лилия Муллина: ”Май бәйрәмнәрендә эшләргә дә, күңел ачарга да өлгерәбез”

1 май – Пасха атнасының соңгы көне. Шул уңайдан клубта бәйрәм үткәрелде. Анда балалар гына түгел, олылар да катнашты

“Кайбыч районы Кушкуль авылы халкы май бәйрәмнәрен, тоташ ял көннәрен зарыгып көтеп ала. Чөнки яз айларында авылда эш аеруча күп. Иртәдән терлекләр янына чыгабыз, сарык йоны алдык, бәрәңге чыгардык, - диде Лилия Муллина. - Клуб эшенә дә җитешәбез. Балалар өчен “Күңелле стартлар”үткәрдем. Авылныкылар да, кунакка кайтучылар да куанып уйнады. Бүләкләр дә биргәч, сөенечләре тагын да артты. 1 май – Пасха атнасының соңгы көне дә иде әле. Шул уңайдан клубта бәйрәм үткәрдек. Анда балалар гына түгел, олылар да катнашты. Якынлашып килүче Бөек Җиңү көненә дә әзерлек бара, һәр кич репетиция ясыйбыз. Кыскасы, мәдәният учагы гөрли, өйдәге эшкә дә, күңел ачарга да өлгерәбез”.

Кайбыч таңнары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев