Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кушаматың кайдан килгән, беләсеңме?

Кайбыч районының Иске Тәрбит авылы китапханәче Лариса Васильева кушаматлар турында сөйләде.

Керәшеннәрдә элегредән авылларда һәр нәселнең үзенә генә хас кушаматы булган. Ул кушамат, буыннан-буынга күчеп, ниндидер истәлек сыман сакланып килгән.

“Кушамат ул барлык халыкларга да хас нәрсә. Ә без керәшеннәр өчен инде ул – табигый бер сыйфат. Авылда кемне дә булса исем-фамилиясе белән сорасаң, аптырап калырга мөмкиннәр. Ә кушаматын әйтсәң, шундук беләләр. Бөтен керәшен авылларында да шундый хәл. Кушаматлар керәшен тарихының зур бер өлеше, алар аша нәсел тарихын өйрәнеп була”, – дип сөйләгән иде күренекле фольклорчы-галим Геннадий Макаров.

 

Кайбыч районының Иске Тәрбит авылы китапханәче Лариса Васильева да кушаматлар турында сөйләде:

“Авыл җирендә кушаматсыз кеше юктыр инде ул. Фамилия белән әйтсәң, белмиләр, ә кушамат белән әйтсәң, олысы- кечесе белә. Кушаматларның ниндие генә юк! Микуч, Чтапан, Найди, Майор, Мороз һәм башкалар...

Безнең гаиләнең кушаматы "почта". Кайдан калган дисезме? Василий бабай почта мөдире булып эшләгән. Аны "почта Вачлие" дип йөрткәннәр. Соңрак улы Семен да, кызы Раиса да почтада эшләгәннәр. Аларны да "почта Симуны", "почта Раиса" дип йөрткәннәр. Менә шулай аларның балаларына да бу кушамат калган, нәселдән-нәселгә күчеп килә”.

 Л

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев