Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Күп һөнәргә ия укытучылар

Черкас авылында яшәүче Мельниковлар гаиләсен Алабуга якларында белмәгән кеше сирәктер.

Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә өлешләре зур булган Мельниковлар – гомуми педагоглык стажлары 300 елдан артыграк булган атаклы укытучылар династиясеннән.

Гаилә башлыгы Иван Николаевич 30 елдан артык Иске Күклек төп белем бирү мәктәбендә директор булып эшләгән, хатыны Валентина Николаевна татар теле укыта. Аларны яшьтән үк үз һөнәрләренә тугрылык кына түгел, ә балаларны ярату, укучылар, аларның ата-аналары белән яхшы мөгамәләдә булу да берләштергән.

Эшләү дәверендә үзен акыллы киңәшче, тәҗрибәле остаз һәм һәркемгә дөрес юл күрсәтә алучы ныклы белемле педагог итеп таныткан Иван Мельников хәзерге вакытта лаеклы ялда. Ул матур идеяләр белән янып яшәгән талант иясе дә. Әллә ниләр уйлап табып, буш вакытларында шуларны тормышка ашырып, кешеләрне сокландырырга ярата. Соңгы елларда матбугатта күп язылган “хәрәкәт итә торган мунча”, “лошемобиль” төзегән кеше дә ул. Әлеге җайланмаларны ул танылу максатыннан түгел, ә көнкүрештә файдалану өчен ясаган. Аларны ясауга тормыштагы проблемалар этәргән. Мәсәлән, ул үзенең күчмә мунчасын урак өстендә кырга алып бара  да, эштән соң комбайнчылар, шоферлар шунда кереп, рәхәтләнеп юынып чыгалар. Ә “лошемобиль” машина үтә алмаслык авыл юлларыннан да йөри, чөнки ул атка җигелгән машина кабинасыннан тора. Шулай ук, оста куллы укытучы күрше авылдан бер иске өйне алып кайтып, музей итеп ясап куйган. Салам башлы, бүрәнәле өйне, аның янәшәсендәге кара мунчаны күрергә авылга туристлар да күп килә икән.

Бу идеяләрне тормышка ашырыр өчен яныңда ышанычлы киңәшчең, ярдәмчең булуы мөһим. Хатыны Валентина Николаевна – нәкъ шундыйлардан. Үтә мөлаем, сабыр холыклы, басынкы тавышлы бу ханымның укытучы икәне күренеп тора. Ул 27 ел мәктәптә татар телен укыта һәм китапханәгә дә җитәкчелек итә.

“Яшермим, җиңел түгел. Укытучы булу зур сабырлык, сайлаган һөнәргә карата чиксез бирелгәнлек таләп итә. Балаларга һәрвакыт терәк булырга, берсенә дә җил-яңгыр тидермичә, үз балаңдай якын күреп, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга кирәк.  Авыр булса да, үз эшемне бик яратам, укытучы булуым белән горурланам”, – диде Валентина Николаевна.

Укытучы Валентинаның  тәмле итеп пешергән тәбикмәкләре, бакчасында үстергән искиткеч нәфис чәчәкләре үз гаиләсенә һәм туганнарына гына түгел, авыл халкына да ошый.

Мельниковлар гаиләсендә керәшен халык традицияләре дә саклана. Быел Алабуга шәһәрендә уздырылган “Ел гаиләсе” конкурсында катнашып, алар керәшеннәрнең элгәредән сакланып килгән йолаларын һәм гадәтләрен  күрсәткәннәр. Үз районнарындагы бер генә фольклор бәйрәме дә Мельниковлардан башка узмый. Алар ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Уллары  Николай Олы Шүрнәк авыл җирлеге башлыгы булу белән беррәттән,  Алабуга районы  керәшеннәре оешмасын да җитәкли. Ә Чаллыдагы кызлары   Ольга  – врач-терапевт, ул әле Ижевск медицина институты студентлары  белән медицина тармагы буенча фәнни-тикешеренү эше алып баручы педагог та.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев