Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кунаклар күңелләрне күтәрә

«К» хәрефеннән генә

Керәшеннәрдә кунакны кичкә кадәр көтәләр. Көттергән кунаклар килүгә, кода-кодагыйлар, күрше-күлән керә.

Кунакларга коймак кабарталар. Каймак, конфет кырына кәбестә, кыяр кисеп куялар. Көмеш калаклар китерәләр.

Кунаклар килүгә көмешкә кайнатып куйганлыктан, кичен күңеллелек китә. Кайбер кунаклар, күңел күтәрергә кирәк күреп, кружкадагы көмешкәне күтәреп каплап куялар. Күңелләр күтәрелә, күзләр калайлана.

Карчыклар картларына күзләр кысып карыйлар: «Кагылма кружкага, кружкадагы көмешкәгә. Карт кешегә көмешкә кирәкме?! Кире кагарга! Карт кешене көмешкә кызурак картайта...»

Карчыгының киңәшенә картының кәефе китә. Көйсезләнә карт, күңелсезләнә... Картны күреп, кунаклар килешкәннәр көй көйләп көрәшмәккә. Китә көй – күңеллесе, көйледән көйлесе, көлдергече, күңелне күтәргече...

Кунаклар көй көйләгәндә күршедән кергән Кәтерей, кырыендагыларны көлдерә-көлдерә, кеше-кара күрмәгәндә көмешкәне куенына кыстырып кайтып киткән.

Көмешкәсез калган кунаклар күз кысышып, карашып куйсалар да, кәефләре кырылмаган, күңелледән күңеллерәк көйне кычкырып, катырак көйләгәннәр. Кәефләре килгәнче көлешкәннәр.

Мария САВЕЛЬЕВА

Моратова, Ф. М. Мәңге җәшә, Келәтле! – Казан: «Идел-Пресс», 2018. – 320 б.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев