Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кунак төшкән кебек

Түземсезлек белән көтеп алган, яратып укый торган "Туганайлар"ыбызның узган елдагы 24 номеры килгәч, йортыбызга кадерле кунак төшкән кебек булды. Гәҗитебез аша күп яңалыклар белән, төрле төбәкләрдә яшәүче карендәшләребез тормышлары, талантлы яшьләр турында укып сөенәбез. Айга ике генә тапкыр чыгу сәбәпле, кайбер мәгълүматларны соңгарак калып беләбез. Бу номерда Чаллыда узган "Керәшеннәр...

Түземсезлек белән көтеп алган, яратып укый торган "Туганайлар"ыбызның узган елдагы 24 номеры килгәч, йортыбызга кадерле кунак төшкән кебек булды.

Гәҗитебез аша күп яңалыклар белән, төрле төбәкләрдә яшәүче карендәшләребез тормышлары, талантлы яшьләр турында укып сөенәбез. Айга ике генә тапкыр чыгу сәбәпле, кайбер мәгълүматларны соңгарак калып беләбез.

Бу номерда Чаллыда узган "Керәшеннәр җырыу әйтә" фестиваленә барып, Чиләбе өлкәсе Кассель авылыннан килгән "Ностальгия" ансамбле членнары белән очрашып кайтсак та, яңадан аларны гәҗитебез битләрендә күреп, тагын бер күрешкән кебек булдык.

Казан керәшен оешмасының "Айбагыр" фольклор ансамбленең чыгышып күрергә насыйп булмады, гәҗит битендә аларны да күргәч, күңелләрем сөенде. Кызганычка каршы, күп кешеләр концертларга, төрле чараларга йөри алмыйлар, шуңа күрә гәҗитебез битләрендә алар турында күбрәк язылсын иде. Январь аенда булачак "Туым җондозы" фестивалендә чыгыш ясаган балалар, яшьләр турында күбрәк һәм тулырак информация булыр, дип ышанып калабыз. Яшь йолдызлар, кечкенә йолдызчыклар күбрәк кабынсын, дигән өмет белән, фестивальне көтәбез.

Пелагея МИХАЙЛОВА,

Казан шәһәре, керәшен хәрәкәте ветераны

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев