Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кунак ашы – кара-каршы

8 сентябрь көнне Башкортстанның Бакалы районында фольклор ансамбльләрнең III төбәкара Троицкий фестивале узды. Анда Чиләбе өлкәсенең Нагайбак, Татарстанның Мамадыш һәм Мөслим, Башкортстанның Бакалы, Чакмагыш, Илеш, Дүртөйле, Борай районнарыннан рус, мордва, чуаш һәм керәшен фольклор коллективлары - барлыгы 400 дән артык кеше катнашты. Фестиваль Башкортстанда яшәүче төрле милләт халыкларының традицион мәдәниятен...

Программа буенча, фестивальдә катнашучыларны башта Дияш авылының Преображения Господня храмына алып бардылар. Кунакларны иман йортының настоятеле протоиерей Владимир Кун каршы алып, чиркәү буенча экскурсия уздырды. Аннан соң, танылган башкорт драматургы Николай (Нәҗиб) Асанбаевның иҗаты белән танышып, Ахман авылындагы музеенда булдылар.

Троицкий фестиваленең ачылу тантанасы Бакалы районының мәдәният сарае каршында узды. Бәйрәмдә Бакалы районы администрациясе башлыгы Александр Андреев та катнашты. Биредә кунакларны хуш исле ипи һәм тоз белән, җырлап-биеп каршы алдылар. Шунда ук "Осталар шәһәре" дип исемләнгән халык һөнәрчеләре күргәзмәләре һәм милли ишегаллары оештырылган иде. Кунаклар әлеге матурлык белән хозурланып кына калмыйча, тәмледән-тәмле төрле милләт ризыклары белән сыйлана да алды.

Фестивальнең гала-концерты район мәдәният сараеның сәхнәсендә гөрләде. Керәшен мәдәниятен Мамадыш районыннан "Урагай" һәм "Җиңгәчәйләр", Нагайбак районыннан "Гумыр" һәм "Ностальгия", Бакалы районыннан "Сөнәкәй", "Идәш баш" һәм башка ансамбльләр тәкъдим итте. Коллективлар халкыбызның үзенчәлекле, матур җыруларын яңгыратып, тамашачыда соклану хисләре уятты.

Әлеге фестиваль халыклар мәдәниятенең күпкырлы булуын күрсәтү генә түгел, ә бер-берсен сагынышкан карендәшләрнең очрашу чарасы да булды. Бакалы районында казак сословиесендә торган керәшеннәрне 1842 елда патша Указы белән Уралның икенче ягына күченеп китәргә мәҗбүр итәләр, диелә тарихи язмаларда. 24 сәгать эчендә авыллары белән зур юлга кузгалалар, хәтта, мичкә салган ипиләренә кадәр алырга җитешмиләр. Быел нагайбәкләрнең Яңа җиргә барып төпләнүләренә 175 ел. Алар Бакалыны "Иске ил" дип йөртәләр, җыруларына кушып моңланалар. Бу очрашу да туганлык һәм сагыну хисләрен яңартты - карендәшләр кочаклашып күрештеләр, күз яшьләре белән хәл белештеләр. Фестивальдән соң, Нагайбак районының Кили авылында гомер итүче, "Ностальгия" ансамбле солисткасы Анна түти Артемьева Интернет битенә "Сөн буйлары җырак калды" дигән, йөрәкләрне кузгатырлык шигырь юллары язган.

Катылар да булды патшаның сүзе -

Кайгыртты бит крәшен мәндәсен.

Кайнар яшьләрдә кешенең күзе,

Ничек итеп каршы әйтәсең?

Пар атлар җигеп чыктык без җулга,

Саубуллаштык түгеп яшьләрне.

Бала-чагаларны алып кулга

Җәяүләй үтәрбез җулларны.

Мең чакрым җирләр җәяү үтәрбез,

Җаңа җиргә барып җиткенче.

Җамансыларбыз, кушып җырларбыз

Үскән җирләр истән киткенче.

Килеп җиткән җир Гөмбәй буйлары,

Шаулап үскән карагай урман.

Җыракта калды Сөнекәй буйлары,

Җөрәкләрдән китмей бит аман.

Үткән көннәрне исәпләп, санап,

Бизәрбез шушылай илләрдән.

Сайрый тургай, җөрәкләр җана -

Сөн буйлары чыкмый исләрдән.

Үттеләр айлар, үттеләр җыллар,

Рахәт тормош таптык Уралда.

Үсәләр уллар, үсәләр кызлар,

Яшейбез бүген Килей ауылында.

Башкортстан белән Мамадыш керәшеннәре дә һәрвакыт тыгыз элемтәдә торалар. Күптән түгел генә бакалылар Җөри авылына "Питрау"га килделәр. Кунак ашы - кара-каршы, дигәндәй, мамадышлылар да Троицкий фестивален зурлап кайттылар.

Фестиваль ахырында катнашучыларга оештыру комитетының Рәхмәт хатлары белән Мактау грамоталарын тапшырдылар. Башкортстан Республикасының Милли керәшен үзәге җитәкчесе Геннадий Марков та коллективларны дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән котлады.

Фестивальдән фоторепортаж карагыз:

Төбәкара Троицкий фестивалендә керәшен фольклор ансамбльләре чыгыш ясады

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев