Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Культура белән сәясәтне бәйләп

"Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йорты" коллективы, икенче ел рәттән, концерт-чыгышлар оештырып, халык арасында йөреп кайта.

Быелгы очрашуны алар Яр Чаллы шәһәреннән башладылар. "Халыклар дуслыгы йорты" директоры Ирек Шәрипов сүзләре белән әйтсәк: "Чаллы шәһәре - безнең илебездә яшәүче бөтен халыкларның дуслыгын чагылдыручы бер һәйкәл ул. Аны төзүдә йөзләгән милләтләр катнашты һәм үз эзен калдырды. Җитмешенче елларда салынган дуслык тамырлары бүген тагын да ныгый бара. Чаллыга килгән саен, чаллылылар белән очрашкан саен, моңа ныграк инанасың," - диде җитәкче. Чаллы шәһәре "Чишмә" халыклар дуслыгы йортына җыелган тамашачының Казан кунакларын ничек алкышлавы ук бу сүзләрнең рас икәнен күрсәтте.

Чаллының "Чишмә" Халыклар дуслыгы йортында керәшеннәр өчен бар мөмкинлекләр тудырылган

Шәп концерт

Концерт программасы төрле милләтләрнең җыр-бию номерларыннан төзелгән. Фольклор үрнәкләре дә, эстрада көйләре дә тамашачы зәвыгына туры килерлек итеп сайланган. Концертның башыннан азагына кадәр сәхнәдә Ренат Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге "Мирас" инструменталь ансамбле уйнады. Егет һәм кызларның һәрберсе турында "виртуоз башкаручы" дип әйтеп булыр иде. Концертны алып баручы Зәмирә тамашачы белән артистлар арасында аңлашу, ярату җепләрен беренче минуттан ук урнаштырды. Анжелика Вавилова, Илгиз Шәйхетдинов, Зәмирә Гәрәевалар башкаруында яңгыраган җырлар күңелгә үтеп кереп, сагышка да салды, шатлыкка да коендырып алды. Карендәшебез Вадим Захаров чыгышын халык аеруча яратты.

Ул җырлаганда, сәхнә алдына чыгып биеп китүчеләр дә байтак булды.

Алда - Президент сайлаулары

"Республика Халыклар дуслыгы йорты" коллективы Чаллыга җырлап-биеп китү өчен генә килмәгән. Дөрес, тамашачыны төрле милләтләрнең культура үрнәкләре белән таныштыру, ул халыклар турында мәгълүмат бирү - беренче планга куелган. Шуның белән бергә, тагын зур миссияне үтәргә әзер булып чыккан әлеге коллектив. Бу - халыкны Республикада алып барыла торган политика, проект-программалар, экономик хәлләр белән таныштыру, казанышлар турында җиткерү.

Татарстан бүгенге көндә илебездә лидерлык позициясен тота. Торак төзелеше, нефть эшкәртү, химия производствосы буенча да без иң алдынгылар рәтендә. Авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүдә дә - бишенче урында (ә бит безнең җирләребез - Краснодарныкы кебек уңдырышлы түгел!). 50 процент автомобиль бездә җыела. Соңгы дистә елда чит илгә чимал сатмыйбыз, үзебез эшкәртәбез. Болар һәм башка уңышларыбыз турында сөйләде "Халыклар дуслыгы йорты" директоры. Һәм бу уңышларның нигезендә - экономика, сәясәт белән оста идарә итүче лидерның хезмәтләре ятканын ассызыклады ул. Сүз - алда торган сайлауларга барып ялганды. "Президентыбыз халык өчен эшли, һәр туган таңы Республикага хезмәт итүгә багышланган аның. Ә без, гади гражданнар, көн саен түгел, биш елга бер тапкыр, Президентыбыз турында кайгыртыйк. 13 сентябрьдә Президент сайлауларында катнашыйк," - диде Ирек Илдусович.

Президент вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов идарә иткән еллар - Республикабызның чәчәк аткан чоры, бу аның оста стратег икәнен күрсәтә. Бүген безнең дөнья чемпионатын, олимпиадаларны үткәрерлек базабыз, мөмкинлекләребез бар икән - иртәгә андый базабыз тагын да баерак булырга тиеш, шуның өчен дә, сайлауларга барып, үз сүзебезне әйтергә, үз тавышыбызны бирергә бурычлыбыз", - диде Ирек Шәрипов.

Республикабызда 173 милләт вәкиле яши. Аллага шөкер, дус, тату яшибез. 2013 ел азагында, кемнәрдер, чиркәүләребезгә ут төртеп, Республикада гасырлар буена яшәп килгән тынычлыкны, халыклар арасындагы дуслыкны какшатырга маташканнар иде. Террористларның, экстремистларның милләте дә, иманы да, дине дә юк икәнен дөрес аңлап, халкыбыз ул шомлы көннәрдә акыллы булып кала алды. Мамадыш, Балык Бистәсе, Яңа Чишмә районнарында янган чиркәүләр урынына яңалары салынды. Ул чиркәүләр төзелешен Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхси контролендә тотты. Моның өчен дә зур рәхмәт аңарга.

Яңадан Ирек Шәрипов сүзләренә әйләнеп кайтсак: "Башкалар әле алга планлаштырган гына әйберләр - Татарстанда инде әллә кайчан бар, эшләп килә. Киләчәктә дә шундый позициядә калу өчен, һәрберебез сайлауга барып, үз тавышын бирергә бурычлы".

Җыр белән политиканы матур итеп бәйләп, халыкка лекторий-концерт оештырган "Халыклар дуслыгы йорты" коллективының, аның җитәкчесенең шулай ук бик яхшы стратег булуларын билгеләп үтмичә булмый. Һәрберсе үз урынында. "Молодцы!" дияргә генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев