Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Кулларыңнан гөлләр тама, йөзеңдә – ай нурлары...”

Бу җыр сүзләрен нәкъ менә Альбина Горбуновага атап язганнар диярсең

Районыбыз мәктәпләрендә, балалар бакчаларында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан бик күп чаралар оештырыла. Альбина Викторовна да үзенең социаль челтәрдәге бер битенә төрле милләт киемнәре кигезелгән курчаклар тезеп куйган.

“Яңадан педагоглык эшенә керештеме икән әллә бу?” – дип, комментарийлар да язып тормыйча, үзенә шалтыраттым. “Юк, кайтмадым мәктәпкә, – ди, – курчаклар киендерү үземә дә ошап китте әле. Башта һәр халыкның милли киемнәрен өйрәндем, аларның тарихлары да бик кызыклы икән. Һәр халык киеменең үзенчәлекләренә игътибар иттем, хәзер бик күп нәрсә белдем, әле беләселәре дә байтак икәнен аңладым”. Аның чигү-тегү, бизәү кебек кул эшенә осталыгы нәселдән килә дисәм дә дөрес булыр.

Гомере буе Владимир мәктәбендә укыткан бабасы Николай Пасыевның, әнисе Римма Горбунованың һөнәрен дәвам итеп, Алабуга дәүләт педагогия университетына укырга керә Альбина. Аның да технология укытучылары әзерли торган факультетын сайлый. 2006 елда аны уңышлы тәмамлап, Мамадыш мәктәпләренең берсенә укытырга кайта. Үз чорында Мамадыш районының иң мактаулы технология укытучысы булган әнисе Римма Николаевна аның өчен үрнәк тә, терәк тә була. Җиң сызганып эшкә керешкән яшь белгечнең максаты – укучы кызларны тегүгә, чигүгә өйрәтү. Бераздан үз эшен яратып башкарган Альбинага мәктәптә технология дәресләренә караш ошамый башлый. Аның үз программасы, укучыларга аңлатасы әйберләре күп, ә укучыларны технология дәресеннән әле тегендә, әле монда сорап кына торалар. Ә эш нәтиҗәсен, барыбер, күрсәтергә кирәк: күргәзмә дә оештыр, проектлар да эшлә...

Хезмәт укытучысының оста, үз эшен пөхтә итеп башкара дигән даны Мамадышта тиз тарала. Алтын куллы Альбинага “тегене тегеп бир”, “зинһар, монысын төзәтеп кара” дигән үтенечләр көннән-көн күбәя. Мәктәп укытучысы эшенең яртысыннан күбесе өйгә “ияреп кайта” бит әле. Укытудан бигрәк, кирәк-кирәкмәс кәгазь эше, бетмәс-төкәнмәс тикшерү үзәккә үтә. Шунлыктан, яшьлек хыялларына нокта куеп, мәктәптән китәргә була. “Һөнәрле үлмәс”, ди бит халык. Альбинаның бүген фантазиягә дә, теләгән эшен башкарырга да вакыты күбрәк. Сүз буш вакыт турында бармый, әлбәттә. Кешеләрне хезмәте белән сөендерергә, эшеннән илһам алып яшәргә мөмкинлеге күбрәк аның. Ул теккән затлы челтәр-шторалар ярты Мамадыш тәрәзәсен бизи. Район сәхнәләрендә Альбина теккән костюмнар белән җырлап-биеп чыгыш ясаган балалар республика, ил күләмендә урыннар ала. Ә менә хәзер күз явын алырлык курчаклар...

“Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы булгангамы, курчакларым бик популяр әле, – ди елмаеп Альбина, – шәһәребезнең “Миләшкәй” балалар бакчасында (җитәкчесе – Г.Галимханова) курчакларымнан күргәзмә оештырдылар. Анда 8 милләт вәкиле чагылдырылды. Балалар ошатыр инде, алар курчак ярата. Әти-әниләре, әби-бабайлары да рәхмәт әйтәләр”.

Альбина Викторовнаның курчаклар күргәзмәсе биредәге тәрбиячеләргә дә илһам биргән. Аларның кайберләре үзләре эшләп карарга да өлгергән инде. “Миләшкәй”дә электән үк халыклар дуслыгы темасына зур игътибар бирәләр. Биредә керәшен, рус, татар халык  бәйрәмнәре, уен- йолалары гел уздырылып тора” – дип мактап алды бу балалар бакчасын Альбина Викторовна.  “Кайсы курчакларыңны бик яратып тектең?” – дип сорыйм аннан. “Керәшеннекен дип әйттерәсең килә бит инде, Лидия Семёновна, – ди бу, аннары өстәп: - чынлап та шулай, җаныбызгы якын, үзебезнеке бит!” – дип өстәп куя. 


Лидия Пасыева,
Мамадыш районы Усали мәктәбе укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев