Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кулланучылар хокукларын яклау хезмәтендә куркынычсыз пиротехника сайларга өйрәттеләр

20 декабрьдән киләсе елның 9 гыйнварына кадәр Татарстанда янгынга каршы катгый режим кертелде.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе пиротехника эшләнмәләрен сайлау һәм куллану буенча тәкъдимнәр бирде. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Халыкка сатылучы барлык пиротехника эшләнмәләре мәҗбүри сертификация уза. Шунлыктан һәр эшләнмәдә сертификация билгесе булырга тиеш”, - диелгән матбугат хезмәте хәбәрендә.

Белгечләр эшләнмәләр сатып алганда сатучыда шушы товарга туры килә торган сертификат булганлыгына инанырга тиеш. Шулай ук товар тартмасында куллану вакыты, Россия җитештерүчесенең яки башкаручының адресы һәм телефоны, шулай ук саклау һәм утильләштерү буенча киңәшләре булырга тиеш.

Куллану инструкциясе ачык, төгәл хәерфләр белән рус телендә товар тартмасында язылган булырга тиеш. Белгечләр шулай ук фейерверклар сатып алу кагыйдәләрен дә искәртә. Гражданнарга тартмасы янчелгән товар алмаска киңәш ителә. Фейерверкларны ут тиз кабучан һәм җылыткыч җиһазлар янында артык коры урында саклау кирәкми.

Юешләнгән фейерверкларны кабызу, җылыткыч җиһазларда яки башкача киптерү катгый рәвештә тыела. Ведомствода 18 яше тулмаганнарга пиротехника сату тыела, диделәр. Андый яшьләргә куркынычсыз булган бенгаль утлары һәм кәгазь шартлаткычлар гына сату рөхсәт ителә.

20 декабрьдән Татарстанда янгынга каршы катгый режим кертелде. Аның нигезендә пиротехниканы махсус урыннарда гына кулланылу рөхсәт ителә. “Татар-информ” элек Казанда, Алабугада һәм Түбән Камада пиротехника куллану өчен махсус урыннар билгеләнүен хәбәр иткән иде.

Фото: Салават Камалетдинов

Мәгълүмат "Татар-информ"нан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев