Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев священниклар белән очрашты

Очрашуда авыллардагы чиркәүләрнең бүгенге торышы, ә төзелә торганнарында нәрсәләр башкарылганлыгы, алда торган планнар турында фикер алыштылар.

Очрашуга Кукмараның Петропавел чиркәве настоятеле Сергий Елисеев, Нырья авылының протоиерие Леонид Прокопьев, Югары Чура храмы настоятеле Рафаил Федоров, Үрәсбаш чиркәвен төзүдә башлап йөрүче Любовь Сергеева чакырылган иде, дип хәбәр итә «Хезмәт даны» сайты.

«Районыбызда төрле милләт кешеләре яши. Безнең бурыч — милләтара татулыкны ныгыту. Бу эштә авыл җирлеге башлыкларының, священникларның эшчәнлеге зур әһәмияткә ия», — диде Сергей Димитриев. 

Яңа чиркәүләр салу, искеләрен яңарту буенча бүгенге көндә районда зур эшләр алып барыла. Югары Чура һәм Танькино авылында мәдәни мирас үрнәге булган чиркәү төзекләндерелә, Кукмараның Южный микрорайонында, Кызыл Тау, Урта Комар авылларында храмнар салыначак. Билгеле булганча, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл килеп, бу изге эшләргә башларга бәхиллеген биргән. Үрәсбаш авылында чиркәү төзелеше инде төгәлләнеп килә.

— Бүгенге көндә районыбызда ике атнакөн мәктәбе эшли, — ди Кукмара чиркәве настоятеле Сергий Елисеев. — Кукмара һәм Нырьядагы әлеге мәктәптә 5 яшьтән алып 16 яшькә кадәр булган 60 бала укый. Бу юнәлештә безнең башкарасы эшләр күп әле. Киләчәктә Чарлы авыл җирлегендә урнашкан храмны яңартырга ниятлибез. Бүгенге көндә инде анда төзекләндерү эшләре башланды. Отец Сергий районыбызда дин тотучыларның артуын шатлыклы күренеш дип басым ясап китте.

— Кайчандыр Кукмара чиркәвен салганда «Нәрсәгә саласыз аны? Кем йөрер икән анда?» дип сораучылар күп булды. Белгәнегезчә, Сергей Димитриевның, җирле халыкның ярдәме белән төзелеш эшләре ел дәвамында бара. Хәзер мондый сорауларны бирүчеләр юк. Чөнки халык көннән-көн дингә тартыла. Бу гаиләләрнең нык булуына, сәламәт балалар тууга, тирә-юньдәгеләрне хөрмәт итүче райондашларыбыз артуга китерә, — диде ул сүзен йомгаклап.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев