Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара, Балтач районнарында хоккей турнирлары узды

Авылларда махсус хәрби операциядә һәлак булган авылдашлары истәлегенә хоккей турниры узды.

Кукмара районының Үрәсбаш авылында иртә таңнан авыл халкы, бик күп күрше авыллардан, район үзәгеннән килгән кунаклар клуб ягына агылды.

“Хәрби хәрәкәт вакытында гомерләре өзелгән  якташлары хөрмәтенә чәчәкләр куеды.  Бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Шуннан соң уен башланып китте. Барлыгы сигез команда катнашты. Авыл яшьләре плов пешереп, ә инде балалар бакчасы, мәдәният хезмәткәрләре уенчыларны, кунакларны, авыл халкын тәмле коймаклар белән сыйладылар”, – дип хәбәр иттеләр Үрәсбаштан.

Шулай ук Балтач районының Дорга авылында да мондый турнир үткәрелгән. Барлыгы дүрт авыл хоккейчылары катнашкан. Уен Россия гимны белән башланып киткән. Авылдашлары арасыннан өлкәннәр үзләренең яшь вакытта уйнаган уеннары турында искә алып сөйләгәннәр.

“Без бала вакытта хоккей дигән термин юк та иде, без аны “кәшә” дип атый идек. Хоккей таякларын талдан кисеп ясадык, ә шайба урынына каткан ат “тизәге”н ала идек. Конькилар да хәзерге кебек ботинкалы түгел иде”, – диделәр алар.

"23 февраль көнне кич бн авыл яшьләре һәм олыраклар разминка өчен уйнадылар. 24 февраль көнне хоккейны СХПК”Активист” житәкчесе Рафиль Зәкиев оештырды.4 команда катнашты. .Шул ук көнне кич бн авыл яшьләре һәм өлкәннәр тагын көч сынашты. Утыз ел тимераякка басмаган ирләр дә катнашты, уен күңелле узды", – диде Доргада яшәүче Алевтина Андреева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев