Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Күк үрмәкүч» һәм «Алатырь» дип аталган бизәкләр нәрсә турында сөйли?

ХХ гасыр башында ук гади халык өйдә сугылган тукымалардан тегелгән киемнәр кигән. Тукыма станогы һәр йортта булган, шуңа күрә кызлар балачактан ук тукырга өйрәнгәннәр. Хәзер бу һөнәргә ихтыяҗ юк. Бу эшне борынгы заманнарны хөрмәт итүче иҗади кешеләр башкарса гына.

Керәшеннәр тукыган тукымаларда киң кулланылган «күк үрмәкүч» һәм «алатырь» дип аталган бизәкләрнең асылы мәҗүсилеккә барып тоташа.

Гомумән, тукыма һөнәрчелеге һәр халыкка хас, аның күп кенә үзенчәлекләре һәм үрнәкләре охшаш. Туку алымнары турында газетабызның 22 июнь санында басылган «Бас әле станокка, станнары станда...» дигән язмада сөйләдек. Бу юлы шул тукымалардагы тамга-бизәкләр турында язабыз. Белгечләр әйтүенчә, тукымадагы бизәк үрнәкләре мәҗүси тамгалардан килә. Хәзер без бу үрнәкләрдә «кодланган» бизәкләрне «укый» алмыйбыз. Бүген без бары тик тукылган «алмалы» бизәкне генә беләбез (орнаменттагы теләсә нинди фигураны шулай дип атыйлар), ә башка бизәкләрнең исемнәре һәм мәгънәләре онытылган. Керәшеннәр тукымаларында киң кулланылган «күк үрмәкүч» һәм «алатырь» бизәкләре турында редакциябездә журналист булып эшләп киткән Валентина Максимова түбәндәгеләрне сөйләде.

«Күк үрмәкүч» («Небесный паук») 
Элек һәр йортта зур сандыклар бар иде. Гадәттә, аларның берсендә — иске әйберләр, икенчесендә сезонлы әйберләр саклана, ә өченчесендә бик сирәк очрый торган иң кыйммәтле әйберләр була. Бездә дә елына 2 тапкыр гына ачыла торган яшел сандык бар иде. Пасхада сандыктан иң матур пәрдәләр, япмалар, сөлгеләр алынса, киләсе тапкыр аны җәй көне генә җилләтер өчен ачканнар... Анда мине сокландырган өч әйбер бар иде: ике бистәр һәм ашъяулык. 

"Күк үрмәкүч" бизәге - якыннан

Хәзер генә мин бу нәрсәнең серен аңладым. Бәхеткә, 1856 елда туган әбиемнән калган бу өч бүләк бүген миндә саклана. Туганнарыма бу мирасны ышанып миңа тапшырганнары өчен рәхмәт. Шул бистәрләрнең берсе йон җепләр белән чигелгән. Эзләү нәтиҗәсендә мин аның өстенә чигелгән символик "тамга«ның борынгы Европа халыкларына караганын һәм «күк үрмәкүч» дип аталуын ачыкладым. Бу үрнәк еш кына Идел буеның башка халыкларында да очрый. Ул ыругның, туган җирнең, буыннар бәйләнешенең символ-тамгасы булып чыга. Үрмәкүч тә бит, сыра-сыра, әллә нәрсәләрне бергә тоташтырып куя. Нәсел дә бит таралып зурая. Һәм дә шул нәселне бергә «бәйләп» кую, үрмәкүч оясын хәтерләтә дә. Күрәсең, әбиләр бу үрнәкне юкка гына чикмәгән. 

"Күк үрмәкүч" бизәге - бистәрдә

«Алатырь» 
«Туганайлар» газетасы редакциясендә дүрт ел эшләү дәверендә мин күп кенә керәшен авылларында булдым. Аллага шөкер, безнең борынгы тукыма әйберләребез, аеруча, бистәрләребез күп. Бизәк тә, төс тә традиция буенча башкарылган. Тагын нәрсәгә игътибар иттем. Тукучылык юкка чыкса да, әбиләребез үзләре тукыган әйберләрдә булган бизәкләрне оста итеп качлап чигүгә күчерделәр! Димәк, мәгънәләр, исемнәр юкка чыккан булса да, безнең борынгы әбиләребез белгән символик үрнәкләр сакланып калган. Аларның берсе — керәшеннәр арасында бик еш очрый торган «кояш» тамгасы. Бу үрнәк күп халыкларда очрый. Нәкъ менә шундый үрнәк Удмуртия дәүләт флагында сурәтләнгән. Бәхәссез, ул тамга мәҗүсиләр чорыннан ук сакланып калган. 

Алъяпкычта - "Алатырь" бизәге 

Борынгы халыклар сигез очлы Йолдызда Күк патшалыгының төрле Аллалары ял итә дип ышанганнар. Тамга «алатырь» дип атала. Ул Галәмнең гармониясен аңлата, тормыш символы булып тора. Мондый тамгаларны чиркәүләргә бүләк ителгән сөлгеләргә тегәләр.

Тәреләр алдындагы борынгы, вакыт белән тузган пәрдәләргә, төрле япмаларга карасагыз да, безнең әбиләр кызыл һәм кара җепләр белән чиккән «алатырь» күрерсез. Ир-ат киеменең муен өлеше нәкъ менә шундый бизәк белән бизәгәннәр, Кояш көч бирсен, чистартсын, саклау булып хезмәт итсен өчен. Кияүгә чыккан яшь киленнең беренче елында кигән баш киемен — «түгәрәк яулык»ны алсак, аның кире ягында нәкъ менә бөтен кыры буенча чигелгән "алатырь«ны күрергә мөмкин. Керәшен хатын-кызларының күлмәкләрен чигү белән бизәү бөтенләй булмаган. Үзләре тукыган күлмәк-алъяпкычларны киюдән туктагач һәм завод тукымаларына күчкәч кенә, аларны качлап чигәргә керешәләр. Бигрәк тә алъяпкычларның аскы һәм күкрәк өлешен матур итеп чиккәннәр. Осталар, алъяпкычларга гына түгел, ә мендәр тышларына һәм ашъяулыкларга да «алатырь» чиккәннәр.

"Алатырь" бизәге төрләре.

Тагын бер факт: керәшеннәрдә кызыл төс бик күп кулланыла. Кызыл төс яңарыш, яктылык, ут, кояш төсе дип саналган. Бу төс күздән һәм явызлыктан саклый дип ышанганнар. Кием һәм көнкүреш әйберләрен бизәү борынгыдан ук саклавыч буларак кулланылган. Белер-белмичә, теләсә нинди тамгалар ясамаганнар, чөнки аларның барысы да төрле мәгънәгә ия. Алар зыян да китерергә мөмкин! 

Үз вакытында Гитлер фашизм символы буларак һинд-арийларның борынгы символы булган свастиканы ала. Бу тамга кайбер халыкларда «сварга» дип атала. Ә безне балачактан ук бу караңгы, куркыныч билге, аны кайдадыр күрсәтү зур җинаять дип өйрәттеләр. Әмма Идел буе халыкларының борынгы тукыма һәм чигелгән әйберләрендә хәзер дә бу тамганы күрергә мөмкин. Ул, аеруча, башкортларның киез келәмнәрендә очрый. Күрәсең, символик билге явыз кешеләргә хезмәт итә алмаган (Гитлер җиңелде), чөнки ул бәхет, зур уңышлар, матди һәм рухи байлык һәм муллык символы булган. 

Дөнья бик серле. Бәлки, тамгалар аның ачкычларыдыр. Ә бәлки, кызганычка, йозакларга ачкыч тапмыйча, без бу тормышны мәгънәсез рәвештә узабыздыр...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев