Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Куян елында туган Снежана Абрамова: «Мин бу җәнлек кебек бик чая һәм тиз»

Тиздән 2023 елга аяк басачакбыз.

Аны Кролик (Куян) елы дип тә, Песи елы дип тә атыйлар. Бу җәнлек тамгасы астында туганнар үз елларына нәрсәләр баглый икән?

Татарстан Республикасы керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле солисты Снежана Абрамова белән бу хакта сөйләштек. Ул 1987 елгы. Үзе Мамадыш районының Албай авылыннан.

Снежана, син йолдызнамәләргә һәм башка ырым-шырымнарга ышанасыңмы?

– Юк, мин гел “Ходай ничек кушкан – шулай булыр” дим.

Син үзеңнең характерыңда куянга охшашлык сизәсеңме?

– Дөресен генә әйткәндә, бар кебек. Чөнки мин бу җәнлек кебек бик чая һәм өлгер. Өемдә дә эшләрне тиз-тиз эшләргә тырышам. Ансамбльдә дә җырны, биюне шунда ук отып алам, өйрәнәм.

Киләсе елдан нәрсәләр көтәсең?

– Аерым берни дә көтмим. Шулай да, кызык һәм мөһим вакыйгалар булмый калмас. Иң мөһиме, дөньялар тыныч булсын, һәр гаиләдә тигезлек булсын. Шуны гына телим.

Фото:  Снежана Абрамованың шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев