Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кубызгы, авыз кубызы

Урта Идел һәм Урал арасында яшәгән халыкларның, шул исәптән керәшеннәрнең дә элеккедән үк тимерчеләр эшләгән ат дагасы сыман, уртасында тимер тел беркетелгән музыка коралы кулланган. Грек телендә аны opyavov - органон диләр һәм ул коралтөшенчәсен аңлата, руслар аны варган ди, татарлар аны кубыз диләр.

Уйнаганда кубызны тешләргә яисә иреннәргә териләр, авыз куышы резонатор ролен үти. Авыз артикуляциясен һәм тын алуны үзгәртү коралның тембрын төрләндерү мөмкинлеген бирә. Башкаручылар, моннан тыш, тамак төбе, бугаз, тел, ирен торышын үзгәртеп һәм башка күп төрле ысуллар кулланып корал яңгырашына яңа төсмерләр кертә ала.

Башкортстанда, Бакалы керәшеннәренең кубызгы дигән, тимер кубыз музыка уен коралы төренең схематик күренеше.

Бу уен коралын керәшеннәр төрле төбәктә төрлечә атый. Мәсәлән, Ык-Сөн елгалары тирәсендәге керәшен авылларында аны тотрыклы рәвештә кубызгы диләр. Башкортстанның Бакалы районы Яңа Илек һәм Үмер авылларында кубызгыларны авыл тимерчеләре яки көмешчеләре ясап биргәннәр. Яңа Илектә кубызгы ясавы белән Тимерче Ибан (Кузнецов Иван, 1860-1942) танылган. Кубызгыда әкәмәт көннәрендә (нардуганда), аулак өйләрдә кызлар уйнаганнар. Борынгы кубызгыларны агачтан һәм сөяктән дә эшләгәннәр дип сөйлиләр. Татарстанның Лаеш районы Ташкирмән авылында бу коралны керәшеннәр губыз дип атыйлар. Чаллы төбәгендәге Мәләкәс, Борды, Ерыкса авылларында аны авыз думбырасы дип тә йөртәләр.

Тимер кубызлар элекке заманда барлык керәшен авылларында да актив кулланылган һәм күрше татар, удмурт, чуваш авылларында булган традицияләр кысасында үскән, әмма алар турында бүгенге көндә олы яшьтәге кешеләрнең хәтерендә калган истәлекләр аша гына танышырга мөмкин. Элек эшләнелгән кубызлар һәм аларда уйный белүчеләр безгә очрамады.

Бүгенге көндә тимер кубызда уйнау белән күп кеше кызыксына. Тимер кубызда уйнау гамәлен яңарту өчен шартлар да бар, чөнки бу коралда башкарырлык борынгы керәшен көйләре яхшы сакланган, тимер кубызларны кибеттән дә сатып алып була. Димәк, үзешчән сәнгать коллективларына кубызда башкаручылыкны тергезү өчен юл ачык.

Геннадий МАКАРОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев