Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Күрәзә (татарча ужастик)

Әти-әнисенең эшләре бетеп җитмәгәч, беренче мунчага Гөлгенәне җибәрделәр. Кыз карышып маташмады. Тиз генә барып, чайканып чыга инде ул. Эссе дә салып тормый. Чабынуны әйтәсе дә түгел. Иң күралмаган нәрсәсе шул. Чәчләрен юып, коенып алса - җитә

Гөлгенә ишек алдында тавыкларга җим сибеп йөри иде. Үзе белән бер сыйныфта укыган күрше кызы Зәлифә килеп керде.

– Әйдә, бүген бер кызык эшлибез, – диде ул исәнләшеп тә тормыйча. - Мунчагызда.

Гөлгенә бер мәлгә аптырап калды. Зәлифә гел шулай инде ул, башында бетмәс-төкәнмәс этлек булыр һәм шуны ул өстеңә салкын су сипкәндә кинәт кенә ярып салыр. Моңа гаҗәпләнәсе юк. Ләкин Гөлгенәне бер сүз сәерсендерде – мунчагызда.

– Ә нигә сезнекендә түгел?

– Бездә эшләсәк, әни тиргәшә, – диде ул шул сорауны гына көтеп торгандай, – Сихер белән бәйле, ди. Ә болай бер нәрсәсе дә юк аның, гади генә күрәзәлек итү. Бер китаптан укыдым.

Гөлгенә аңа тагын сәерсенеп карады:

– Нинди күрәзәлек инде тагын?

– Беткән мени?! – Зәлифәнең исе дә китмәде. – Егетең кем булачак, мәсәлән.

Кызлар инде үсмерлек чорына кереп, «егет» сүзенә битараф калмас яшькә җиткәннәр иде. Шуңа Гөлгенәнең дә күзләре очкынланып китте:

– Егетең кем булачагын да белеп була мени?

– Әлбәттә!

– Син үзеңнекен беләсеңме?

– Юк, әни комачаулады...

Хәзер Гөлгенә ахирәтенең ник шулкадәр ашкыныуын аңлаган кебек булды. Үзләренең мунчасына кереп, күрәзәлек итеп маташканда әнисе куып чыгарган, егетенең кем булырын белә алмый калган. Шуңа Гөлгенә янына кергән инде. Яхшы. Гөлгенә дә үзенең кем белән йөриячәген белергә тели

– Бик катлаулымы инде ул?

– Ерунда! – дип кул селтәде Зәлифә.

– Миндә барсы да бар кирәкле әйберләрнең. Догасын да ятладым.

– Хәзер, алайса, бозауга су гына эчерәм дә...

Мунчага кергәч, Зәлифә кечкенә сумкасыннан чәшке, шәм һәм тагын әллә нинди вак-төякләр чыгарды. Шәмне чәшкегә утыртып ут кабызды. Берничә яфрак алып утка үртәде дә ялкынын сүндергәч, төтенен тирә-якка таратырга тотынды. Гөлгенә нәрсәдер әйтергә дип авызын ачарга гына иткәндә, тамак төбеннән чыккан тавыш белән ниндидер дога укырга тотынды. Дога да түгел инде ул. Гарәпчә дә түгел, бөтенләй аңлаешсыз сүзләр тезмәсе шунда. Нинди телдә икәнен дә чамалый алмассың. Шулай да тәэсир итү көче бар шикелле тоелды, һәрхәлдә, Гөлгенәнең арка үзәкләре буйлап салкын йөгерде. Мунча эчендә сизелер-сизелмәс кенә җил исеп киткәндәй булды.

Бераздан ләүкә астында төтен дисәң төтенгә, пар дисәң парга охшаган ниндидер болыт сыман нәрсә хасил булды. Ни икәнен абайлап өлгергәнче ул иркенгә чыкты да стена буйлап мунчаны әйләнгәч, морҗаның артыннан урап ләүкәгә кунаклады һәм күз ачып йомганчы юкка чыкты. Гөлгенәнең бөтен тәнен салкын ялмады. Ә Зәлифә теге сәер догасын укуында булды. Ул берни дә күрми, бер нәрсә дә сизми иде бугай.

– Зәлифә, – дип коты алынып пышылдады кыз, теге игътибар итмәгәч үзе дә сизмәстән кычкырып җибәрде, Зәлифә, дим! Кыз аңа карап алды, тик үз шөгыленнән туктамады.

– Зәлифә! Ул ниһаять, укып бетерде бугай. Битен сыпырып куйды. Һәм ахирәтенә борылды:

– Ни булды?

– Син күрдеңме?

– Нәрсәне?

– Болыт сыман нәрсә... Ләүкә астыннан очып чыкты...

– Юк, – ди аптырады кыз.– Нинди болыт булсын, ди. Күзеңә генә күренгәндер.

Гөлгенә инде үзе дә икеләнеп калды. Чынлап та нәрсә булсын, ди, инде монда?!. Күзенә генә күренгәндер шул...

– Хәзер бераз тыныч кына утырабыз, – дип дәвам итте Зәлифә. – Утка карап. Шуннан сорау бирәбез.

Бер-ике минут чамасы тын утырдылар. Зәлифә егетенең кем икәнен сорарга дип иренен кыймшатуга, мунча ишеге ачылып китте дә анда Гөлгенәнең әтисе пәйда булды. Ул бер кочак утын күтәреп, мунча ягарга дип кергән иде. Зәлифә тиз генә шәмне сүндереп, сумкасына яшерде.

– Нишләп утырасыз монда? – диде Зәлифәнең әтисе Хөрмәтулла.

– Гөлгенә, син бозауны эчердеңме? – Әйе, әти. Әтиләре нәрсәдер әйтеп, ниндидер эш кушканчы кызлар табан ялтыратырга ашыкты. Ихатада да тоткарланып тормыйча, урамга ук чыктылар. – Бу юлы да булмады, – дип көрсенеп куйды Зәлифә. – Башка көнне эшләп карарбыз инде. Ул арада ишек алдында әнисенең тавышы ишетелде: – Гөлгенә! Ахирәте белән тиз генә хушлашты да кыз әнисе янына килде. – Кызым, менә бу сөтне Хәдичә әбиеңә илтеп кил әле. Мунчага кадәр... – Мин кермим. - Барыбыз да керәбез, кызым. Иртәгә әтиең мунчаны эчли башлый. Тиз генә яга алмыйбыз. Өлкәннәргә берничек тә каршы килеп булмый шул. * * *

Әти-әнисенең эшләре бетеп җитмәгәч, беренче мунчага Гөлгенәне җибәрделәр. Кыз карышып маташмады. Тиз генә барып, чайканып чыга инде ул. Эссе дә салып тормый. Чабынуны әйтәсе дә түгел. Иң күралмаган нәрсәсе шул. Чәчләрен юып, коенып алса җитә. Авыз эченнән дәртле көй көйли-көйли Гөлгенә мунчага барып керде. Тик ләүкәдә юынып утырган Зәлифәне күрүгә күзләре маңгаена менде:

– Син нәрсә?! – диде ул сикәнүен яшерергә тырышып.

– Миңа да әйтеп тормыйча монда килдең? – Һәй, әйтеп тормадым инде, – дип елмайды Зәлифә.

– Нәрсә, күрәзәлек итәбезме? – Хәзерме? – дип гаҗәпләнде Гөлгенә.

– Юк, төтен исе чыга ич. Әти белән әни сизәчәк. – Ярый, алайса, – дип ризалашты Зәлифә.

– Мунча гына керербез. Чишен, әйдә. Мин су әзерлим. Гөлгенә халат төймәләрен ычкындыра башлады. Шунда таш чыжлаганын ишетеп, Зәлифәгә карады:

– Эссе салма! Ул арада Зәлифә мунча ташына тагын бер чүмеч су тондырып өлгергән иде.

Ул Гөлгенәнең сүзләрен кызыкка күреп, кычкырып көлеп җибәрде: – Хе-хе-хе, эсседән куркасың мени?! Хи-хи-хи... – Курыкмыйм, тик яратмыйм... – Хе-хе-хе... Хи-хи-хи!.. – Ахирәте рәхәтләнеп көлүен белде. Аның тавышындамы, үз-үзен тотышындамы ниндидер сәерлек сизеп Гөлгенә ахирәтенә төбәлде. Бер дә болай итеп көлгәне юк иде Зәлифәнең.

– Нәрсә булды сиңа? – диде ул бик тә сәерсенеп.

– Нигә көләсең? - Кызык бит... Хи-хи-хи... Хи-хи-хи... – Су таманла, лутчы. – Хи-хи-хи... Хәзер таманлыйм... Зәлифә алдындагы тасны чайкатып түкте дә ләүкәдә утырган җиреннән кулындагы чүмечен идәндәге чиләккә сузды. Нәрсә булган моңа? Чиләк кайда да Зәлифә кайда! Ике метр чамасы ераклыктагы чиләккә нәрсә дип үрелә ул? – Зәлифә!..

Гөлгенә нәрсәдер әйтергә дип ачкан авызын ябарга да онытып катып калды. Күзләрен ачып-йомып алды. Юк, моның булуы мөмкин түгел! Күзенә генә күренә торгандыр... Ләүкәдә утырган Зәлифәнең чүмеч тоткан кулы акырын гына озыная бара иде. Менә ул чиләккәчә сузылып бер чүмеч су алды да тагын кыскара башлады. Шуннан кайнар су тулы казанга үрелде, озынайды... Гөлгенә ни әйтергә, ни уйларга белмичә катып торды.

– Хе-хе-хе... Хи-хи-хи... – дип кеткелдәде Зәлифә. – Аркаңны да ышкыйммы әллә? Чишен, әйдә. Хи-хи-хи... Мунчала тоткан кул акырын гына озыная барып, Гөлгенәгә якынлаша иде... Кинәт кыз һушына килгәндәй булды... Зәлифә түгел ич бу! Һәм ул ишеккә ташланды. Күзенә ак-кара күренмичә, өйгә кайтып керде дә үз бүлмәсендәге караватка егылды. Һәм юрган астына посты.

Бераздан бүлмә ишегендә кемдер пәйда булды. Ул Гөлгенә яткан караватка бертын карап торды да:

– Әтисе, мунчага бар, кызыбыз кайткан, – дип сөрәнләде. – Бераздан мин дә килермен...

Хөрмәтулла ихатага чыгып келәтне, мал абзарын келәләде дә мунчага китте. Ул керүгә хатыны ләүкәдә юынып утыра иде...

– Кай арада өлгердең әле син? – дип аптырады Хөрмәтулла.

– Өйдә калган идең түгелме соң?

– Уңган хатын өлгер була ул... Хи-хи-хи, – дип кеткелдәде хатыны. - Хе-хе-хе... Хи-хи-хи...

Хөрмәтулла да елмаеп җибәрде. Ләүкәгә артын куеп өстен салырга тотынды. Бераздан хатыны аның чәчләреннән сыйпап иркәли башлады. Хөрмәтулла мыек астыннан гына елмаеп куйды, аның бөтен тәне дәрткә тула башлады. Һәм ул соңгы киемен салгач, кочаклап алырга дип колачларын җәеп хатынына борылды. Һәм катып калды... Хатыны әле булса ләүкәдә утыра иде. Бары тик чамасыз булып озынайган уң кулы гына Хөрмәтулланың башыннан сыйпый... Кул акырын гына кыскара башлады. Хатынның кеткелдәве ишетелде:

– Хе-хе-хе... Хи-хи-хи... Киявеңнең кем икәнен беләсең киләме?

 

Шәһри казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X