Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кряшен казнасын тӧзӧӱ

Элекке заманда да, хәзерге көндә дә милли­-мәдәни мирас кыйммәтлекләрен саклау һәм үстерү, яшь буынга белем бирү проблемасына җәмгыять битараф түгел

Аны керәшен укымышлылары моннан йөз ел элек тә күтәргәннәр, үзләренең культура фондларын төзү кирәклеге турында сагышланганнар. Бу турыда күренекле мәгърифәтче, укытучы Константин Афанасьевич Ибаевның (1893 елда туган) “Кряшен” газитының 1918 елның 7 марты санында чыккан ачык хаты эчтәлегеннән укып белеп була.

Кряшен казнасын тӧзӧӱ

Росciяда тора торган калыкларнын караҥгылыгын кюреб, ӓркем аларга иҥ алдан укыб ачылыу киряклеген тоя. Жӓшермейек. – Калдык кӧнняргя чаклы безнен кряшен калкы да укыу жактысыннан бик жырак тордо. Чит падшалык кешеляреннян артка калганныкларын кюреб, Россiя калыклары укыу турында сагышлана башлады. Бу арыу исябне жиреня китерергя тырышыучы калыклар арасында безнен кряшен калкын да кӱрясе киля. Без геня артка калырга тейеш тӧгӧл.

Казер укыу жактысына чыгыб, чын иркеннектя, бютян  калыклар  арасында тиҥ-тигез  булыб торор багытыбыз житте! Ӱз затыбызнын кыйбатлыгын кюҥелебезгя бигеряк жакын алыб, газитляр, княгяляр чыгарырга, ӱз калкыбыз ӧчӧн шкуллар ачарга багыт житте! Бу эшлярне житкезергя безнен укымыш кешеляребез бар. Алай булса да, бу зур эшне кылр ӧчӧн, калык арасында бар кӧчӧ, куаты белян тырышыб эшляргя торалар.

Алай булса да, бу зур эшлярне кылыр ӧчӧн бер тӧрлӧ жюн жуклыгы хараб итя. Бу жюнне “акча” диб атыйлар. Мыны каян аласы микян? Казнанын акчасы  жук.  Кряшенняр  тора  торган  иллярдяге земстволарнын берсе дя киряк акчаны биря алмый. Земстволар ӱзляре дя акча житкезя алмаганныктан, зур читеннек эчендя торалар.

Акча жуклыгы безнен эшляребезне дя бик тотлоктороб тора. Акчасыз ней газит, ней княгя чыгара алмыйбыз, жаҥа ачылган “Кряшен” газитебездя акча жуклыктан шушылай бялякяй гня булыб басыла. Бу уҥайсызлыклардан котолор ӧчӧн бер тик бер гня жул бар: кряшен калыгы казнасын короу. Ӱз калыгыбыз казнасы булмаса, бер Союз, бер жыйын да (съѣзд) жасый алмыйбыз. Бу эшкя жюнебез житмяся, калык жактыртыу эшенен алга барыр хале жук.

Эй кряшен туганнарыбыз! Багытында ӱз киряге турында сагышланмаган кешенен жукка чыгасын аҥнаган кешеляр, калыгыбызны карангылыктан, жарлылыктан – байлыкка, жактылыкка, чын иркеннек  белян  белемнек  жулына  чыгарыуны  телягянняр! – барыгыз да тизеряк калык казнасын корорга, кӧчӧгӧзгя караб, булыша кӱрегез!

Ӓр калыкка ӱз казнасы булганныкнын пайдасын аҥнаб алыб, бӱтян калыклар инде, имана тюлягян кӱк,  ӱз  аралый  жыйыу  куйдылар –  шулай  итеб мишярляр миллiон тяҥкядян артык жыйганнар, татарлар алты миллiонга жакын табканнар, дейляр, бу ӓйткян калыклардан чуашлар, чирмешляр, арлар да калышмый эшлейляр. Алай булгач, газитебезне укыучылар, казер сезнен чиратыгыз!.. Калык эшен кыйбат кӱреӱчеляр, бӱтян калыклардан кряшен артка калмасын дигяннярегез, Кряшен казнасына кӧчӧгӧз житкянчя бӱляк кылыгыз, бу изге эшкя жакыннарыгызны, кӱршегезне, ауылдашларыгызны,  бар  кряшеннярне  дя  димнягез! Бер тяҥкягез дя, бер тейенегез дя ӓрям булмас; бар тотолган акчагызга отчет бирелер.

Эй кряшен калкы! Ӱзеҥнен ӱсеб киля торган бала-чагаларыҥнын буласы тормошо синеҥ кулыҥда икянен онотма! Эй кряшенняр! Беряр тяҥкя бирсягез дя кряшен казнасында ике-ӧч жӧз меҥ тяҥкя акча жыйылыб, калыкнын ачылыу эшляренен алга китясен белегез! Бу эшлярне булдырыб житкезергя Алла куат бирсен эйе!

Тяҥкя ауылы кряшене, студент К. Ибаев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев