Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Кряшен чибяре" конкурсы онлайн "Питрау-2020" программасына кертелмәде

Онлайн Питрауда спорт ярышлары да булмый

 Бөтен керәшеннәрне генә түгел, Татарстанда яшәүче барлык халыкларның, Россиянең чит төбәкләрендә яшәүче Питрау кунакларының яраткан бәйрәменә әйләнгән, һәр елны Җөридә уза торган керәшен җыены быел онлайн үтәчәк.

Онлайн Питрауда спорт ярышлары булмый. Бәйрәм программасында Республика керәшен оешмасының районнардагы бүлекләре, фольклор коллективлары һәм керәшен артистлары, “Туым Жондызы” фестивале лауреатлары, “Кряшен чибяре” конкурсы җиңүчеләре белән очрашулар үтәчәк, Питрау тарихына багышланган фильмнар, музейларга виртуаль экскурсияләр күрсәтеләчәк. Балалар өчен уеннар, керәшен ризыкларын пешерү буенча мастер-класслар оештырылачак. Керәшен биюе буенча дәресләр күрсәтелә, ялгызларны кавыштыру өчен “Димче почмагы” эшләячәк. Программа бик бай, тик шулай да Питрауның күрке булган “Кряшен чибяре ” конкурсы быел уздырылмый.

- Онлайн форматта керәшен чибәре конкурсы үзенең мәгънәсен, үзенең эчтәлеген югалта. Чын керәшен чибәрләре конкурсының үзенең 20 еллык тарихы, үзенең традицияләре бар. Чын чибәрләр конкурсы ул - бер чибәрнең икенче чибәргә корона тапшыруы, җитәкчеләрнең җиңүче кызга корона кидертүе. Катнашучыларның якыннары, дуслары, авылдашларының кызлар өчен җан атып торуы. Алар белән бергә конкурста катнашулары. Андагы атмосфера, конкурстагы азарт, хисләрне, традицияләрне, тарихны онлайн форматта тапшырып булмый. Безнең конкурс аңа туры килми. Конкурс онлайн булса, икенче төрле узарга тиеш. Ә менә “Кряшен чибяре”н бүтәнчәрәк күз алдына китерәбез. Киләсе елда кызларны чын Питрауда, чын мәйданда, чын сәхнәдә күрсәтергә, сынарга булдык. “Кряшен чибәре”нең инде ничә еллар буена урнашкан форматын үзгәртәсе килми, - дип белдерде Республика керәшен иҗтимагый оешмасының исполком җитәкчесе Людмила Белоусова.

Онлайн “Питрау – 2020”не 12-18 июль көннәрендә “Туганайлар” газетасы сайтында, Мамадыш районының, ТР Халыклар ассамблеясенең, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге, Яков Емельянов исемендәге мәдәният үзәгенең массакүләм мәгълүмат чаралары аша, бөтен социаль челтәрләрдә карап булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев