Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Кряшен чибяре - 2018" Мамадыш районы буенча гастрольләргә җыена

Күптән түгел ветеран журналист, керәшен этникасы белгече Валентина Максимова ВКонтакте социаль челтәрендәге шәхси битендә “Кряшен чибяре – 2018” булган Алиса Исакованың яңа керәшен костюмындагы фотосурәтен урнаштырган иде

Бу фото бездә нык кызыксыну уятты. Бәлки “Кряшен чибяре – 2018” үзенә бирелгән призга керәшен күлмәге тектергәндер, дигән уйлар килде башыбызга. Бу турыда керәшен чибәре үзе нәрсә дип сөйли:

- Әйе. Яңа керәшен костюмы тектердем. Бераздан Валентина Петровна алъяпкыч белән калфак чикте. Бу фотосурәттә яңа тегелгән алъяпкыч белән калфак. Костюмны приз акчасына тектермәдем.

Керәшен чибәре булганнан соң тормышымда үзгәрешләр булды.  Зур үзгәрешләр дә түгел инде үзе. Сольный концертыма репетицияләрне яңартып җибәрдем. Күпләр соравы буенча, март аенда Мамадыш авылларына шушы концерт белән гастрольләргә чыгачакбыз. Укыйм, уңышлы гына сессияне тапшырдым.

Алисаның тормышында тагын бер үзгәреш булган әле. Шушы көннәрдә ул “мастер-бровист” эшен үзләштергән. Хәзер Алиса кашлар ясау белән профессионал буларак шөгыльләнә алачак. Уңышлар сиңа, Алиса!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев