Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Крутушка” фестивалендә керәшен ансамбльләре катнашты

25-27 август көннәрендә Татарстанның Крутушка поселогында урнашкан “Байтик” балалар сәламәтләндерү лагере территориясендә 14нче Халыкара “Крутушка” этнофестивале узды.


Ел саен әлеге фестивальдә керәшен этникасына зур игътибар бирелә. Монда Россиянең төрле төбәкләреннән килгән фольклор коллективлар, рәссамнар, фотографлар, аш-су осталары һәм үзенең борынгы этник мәдәниятенә битараф булмаган кешеләр катнашты. Фестивальнең төп сәхнәсендә рус, татар, керәшен, мари, мордва, башкорт чуаш һәм удмурт халыкларының этник музыка яңгырап тора, ярминкәләр эшли. Җыр-бию буенча бик күп төрле мастер-класслар үткәрелә.
Менделеевск районының Гришкин авылынан “Бигәш” керәшен халык фольклор (җитәкчесе – Клавдия Михайлова), “Бигәшкәй” үрнәк керәшен балалар фольклор ансамбльләре дә (җитәкчесе – Мария Япаева) быел “Крутушка”ның кунагы иде. Аларның бирегә беренче тапкыр гына килүләре түгел.

“Фестиваль бездә бик уңай тәэсирләр калдырды. Өлкәннәр ансамбле дә, балаларныкы да әлеге фестивальгә бик шат. “Крутушка” халыкара этник фестивале – илебездә яшәүче халыкларның мәдәнияте белән танышу, шулай ук кунакларга үз халкының мәдәниятен күрсәтү өчен яхшы мәйданчык. “Бигәш” халык фольклор ансамбле “Садның бакчалары”, Ә “Бигәшкәй” балалар халык ансамбле белән берлектә “Тугай, тугай” керәшен җыруын башкардылар. Ә “Бигешкәй” балалар халык ансамбле мастер-класста "Сологозный таптыйбыз", "Чабата", "Парлашу” уеннарын күрсәтте”, – дип сөйләде Мария Вячеславовна.


Шулай ук, фестивальдә Мамадыш районы Владимир авылының керәшен фольклор коллективы «Талир тәңкә» дә, Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылыннан "Чулпы" ансамбле дә  чыгыш ясады.

Керәшен гөсләләре буенча белгеч Айсылу Әсәдуллина үзенең «Орчык» инструменталь ансамбле белән мастер-класс уздырды.

"Без дә гөсләдә уйнарга өйрәнү буенча мастер класс үткәрдек. Бик күп кеше килде. Уйнап карадылар, ошаттылар. Безне ел саен чакыралар фестивальгә. Нижгардан, Хабаровскийдан, Самарадан кадәр гөсләдә уйнарга өйрәнергә килүчеләр булды. Аутентик төркем буларак, безнең " Орчык" кына иде. Тамашачылар җылы кабул иттеләр, яныбызга килеп гөсләне тотып карадылар, фотога төштеләр", - диде Айсылу Айратовна.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев