Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Крутушка” фестивалендә керәшен ансамбльләре катнашачак

23-25 август көннәрендә Татарстанның Крутушка поселогында урнашкан “Байтик” балалар сәламәтләндерү лагере территориясендә Халыкара “Крутушка” этнофестивале узачак. Быел ул 11нче тапкыр оештырыла

Фестивальгә Россиянең төрле төбәкләреннән фольклор коллективлар, кул осталары, рәссамнар, фотографлар, кулинарлар һәм үзенең борынгы этник мәдәниятенә битараф булмаган кешеләр җыелачак. “Крутушка” аланында һәркөн иртәдән алып кичкә кадәр һөнәрчеләр ярминкәсе дә оештырылачак.

“Крутушка” фестивалендә керәшен мәдәниятенә һәм этникасына да зур игътибар бирелә. Быелгы фестивальдә дә халкыбызның матур ансабльләре үзләренең бай репертуарларын тәкъдим итәчәкләр. Шулай итеп, “Крутушка”да Мамадыш районы Дүсмәт авылыннан “Җиңгәчәйләр” (җитәкчесе – Виктор Спиридонов), Питрәч районының Керәшен Сәрдәсеннән “Чулпы” (җитәкчесе – Анна Никифорова) халык ансамбльләре,  Балтач районыннан “Орчык” инструменталь коллективы (җитәкчесе – Айсылу Әсәдуллина) катнашачак, дип хәбәр итә оештыручылар.

"Җиңгәчәйләр" һәм "Орчык" ансамбльләре

"Чулпы" ансамбле

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев